Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида өлкән яшьтәге хатын-кыз үз фатирында янгында үлгән (фото)

Янгын чыгуга ут белән сак эш итмәү сәбәп булырга мөмкин. Кичә 10.50 сәгатьтә диспетчер хезмәтенең 112 бердәм номерына Лениногорскида биш катлы панель йортта янгын чыгуы турында хәбәр килде, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте. Ике минуттан йорт янына янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре килгән....

Янгын чыгуга ут белән сак эш итмәү сәбәп булырга мөмкин.

Кичә 10.50 сәгатьтә диспетчер хезмәтенең 112 бердәм номерына Лениногорскида биш катлы панель йортта янгын чыгуы турында хәбәр килде, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Ике минуттан йорт янына янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре килгән. Ул вакытта бишенче катта ике бүлмәле фатир тәрәзәсеннән куе төтен чыккан. Янгын сүндерүчеләрне күршеләре каршы алган, алар фатир эчендә кешеләр булу-булмавын тәгаен әйтә алмаганнар.
Газ һәм төтен саклау хезмәте звеносы автобаскыч буенча менеп тәрәзәдән фатирга кергәннәр. Алар йокы бүлмәсендә идәндә 80 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсенә тап булган.

Фатирда мебель янган, янгын 1,5 кв метр мәйданга зыян китергән. Янгын чыгуга ут белән сак эш итмәү сәбәп булырга мөмкин.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев