Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды +ФОТОЛАР

Лениногорскиның Мәдәният сараенда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булып узды, анда узган елга йомгак ясалды һәм киләсе уку елына максатлар һәм бурычлар билгеләнде.

Аның эшендә  районы башлыгы  Рәгать Хөсәенов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин,  Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин катнашты.

Конференциягә кадәр  Лениногорск  мәгариф учреждениеләрендә шахмат, халык традицияләре буенча күргәзмәләр эшләде шәһәр һәм районның уку йортларында зур иҗади казанышлар  тәкъдим ителде.

 Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин «Лениногорск муниципаль районында мәгариф һәм тәрбия системасын үстерү нигезе буларак милли традицияләр» темасына   чыгыш ясады.

Министр  Айрат Хәйруллин үз чыгышында август киңәшмәсенә йомгак ясады, педагогларга уңышлы уку елы теләде.

Рәгать Хөсәенов мәгариф җәмгыятьнең социаль-икътисади потенциалын, аның иҗади үсешкә сәләтен билгели торган өстенлекләренең берсе булуын һәм шулай булып калуын искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев