Лениногорскида суга баткан малай турында тулырак мәгълүмат билгеле
Фаҗигале хәл 28 июльдә буалар каскады югары сулыкта килеп чыга.
Лениногорск шәһәрендә 15 яшьлек малайның суга батып үлүе турына хәбәр иткән идек.
Хәзер әлеге очрак буенча төгәлрәк мәгълүматлар җиткерәбез.
15 яшьлек малай дуслары белән буалар каскады күле янында була. Алар туп уйнаганнар. Туп суга төшеп киткәч, малай ике дә уйламыйча туп артыннан суга сикерә һәм төпкә китә. Бер дусты коткарырга да тырышкан, тик нәтиҗәсе булмый. Фаҗига урынына килгән коткаручылар һәлак булган яшүсмернең гәүдәсен ярдан 40 метр ераклыкта, 5 метр тирәнлектә табып алалар һәм аны хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Әлеге малай шәһәребезнең 8нче мәктәбендә укый торган булган. Иптәшләре әйтүенчә, малай йөзә белмәгән, ләкин үзен куркак итеп күрсәтәсе килмичә, суга сикергән.
Яшүсмер гаиләсе белән Самара өлкәсеннән Лениногорскига күчеп килгән булганнар. Тәртипле гаиләдән, начар гадәтләре булмаган.Укытучылары да аның турында уңай фикердә.
Әлеге күлдә коенырга рөхсәт ителми. Монда табличкалар эленеп торса да, бу кызу көннәрдә кеше шактый булды.
Лениногорскида бары түбән сулыкта гына коенырга рөхсәт ителә.
Бүген әлеге фаҗигале хәл уңаеннан, экстрен киңәшмә узды, анда мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, МЧС вәкилләре бар иде.
Мондый фаҗигаләргә юл куймау буенча тәкъдимнәр арасында Лениногорск балаларын йөзәргә өйрәтүне оештыру, сулыкларның яр буе зоналарына рейдларны көчәйтү һәм балалар һәм яшүсмерләр су коенырга җыела торган кечкенә күперчекләрне алып кую бар иде. Фаразланганча, нәкъ менә шуннан яшүсмер фаҗига алдыннан күлнең тирән өлешенә сикергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев