Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида светофор вату-җимерү очрагы булды

Урам светофорлары кемгә комачаулаган?

 

29 сентябрь көнне юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче хезмәткәрләр шәһәр урамнарын карап-тикшереп йөргән вакытта  Кутузов-Шашин урамнары чатында, урыннарыннан кубарып алынган светофорларга тап була.

 Юл хәрәкәтен җайга салу техник чараларына хезмәт күрсәтү, аларны төзекләндерү һәм эксплуатацияләү  оешмасы җитәкчесе  Юрий Кузьменко  әйтүенчә,  өч транспорт светофорын  өзеп алып, яраксызга чыгарганнар: “ Бу – мондый вандаллыкның беренче очрагы гына түгел. Светофорларны өзеп, җимереп, юл билгеләрен яраксызга чыгарып, төрле рәсемнәр, мәгънәсез символлар  белән буяп куюлар кабатланып тора башлады.   Шундый хокук бозучылар  кылган эшләре  башкаларга гына түгел, үзләренә дә зур зыян алуын аңламыйлар  күрәсең. Светофорлар һәммәбезгә  юл хәрәкәте иминлеген тәэмин  итә бит,”- ди ул.

Дөрестән дә, кисәк кенә берничә сәгатькә яки минутка гына ут сүнеп, урам светофоры эшләми башлаган мизгелне күпләрнең күзәткәне бардыр.  Урам һәм анда хәрәкәтләнүче  машиналар, җәяүлеләр, бигрәк тә юллар кисешкән чатларда,  бер мәлгә югалып  калган кебек була.  Эшләми торган светофор  юл-транспорт һәлакәте, кеше гомере өзелүгә сәбәпче булырга бик тә мөмкин бит.  Моннан тыш,  көчләрен кая куярга белми светофорлар ватып йөргән  вандаллар  шәһәрнең бюджетына  матди  зыян  китерә бит. Светофорларны  торгызуга  бюджеттан  акча  эзләргә туры киләчәк.   

“ Хокук бозучыларны күрше йортта урнаштырылган видеокүзәтү камерасы да теркәми калмагандыр билгеле.  Бүгенге югары технологияләр заманында аларның кем  икәнлеген ачыклау  - вакыт эше  генә.  Ул чакта хулиганнарны җитди штраф көтә, чөнки шәһәр объектларын төзекләндерү – авыр һәм финанс чыгымлы процесс”,-  диде Юрий Кузьменко.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев