Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин булып китте

Очрашу үтте.

Камил хәзрәт Лениногорск мөхтәсибәтендә булып, Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов беән очрашты. Очрашуда шулай ук район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов катнашты. 

Җитәкчеләр мөхтәсибәт һәм администрация арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук мәхәлләләр эшчәнлеге һәм башка көнүзәк мәсьәләләр, аеруча махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү турында сөйләштеләр. Камил хәзрәт мөхтәсибәт эшчәнлегенә ярдәм иткәне өчен район башлыгына ихлас рәхмәтен белдерде.

Аннары мөфти Камил хәзрәт  “Ихлас” мәчетендә район имамнары белән очрашты. Җыелышта 30дан артык хәзрәт катнашты, алар Камил хәзрәт белән районда дини эшчәнлекне гамәлгә ашыру һәм исламны үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты. Моннан тыш, чарага көньяк-көнчыгыш төбәге мөхтәсибләре, җирле зыялылар, мөгаллимнәр, мәчет хезмәткәрләре, солдатлар өчен гуманитар йөкләр әзерләүдә ярдәм итүче активистлар һәм волонтерлар кушылды.

Камил хәзрәт очрашуда Диния нәзарәтенең төп эш юнәлешләре һәм соңгы еллардагы казанышлары турында бәян итте. 

Мөфти 2025нче елның Россиядә һәм Татарстанда – Ватанны саклаучылар елы, ә Диния нәзарәтендә Каһарманнар елы дип игълан ителүен әйтте.

Камил хәзрәт үзенең чыгышында изге Рамазан аена аерым игътибар бирде. Мөфти бу изге айның һәм уразаның фазыйләтләренә, шулай ук изге гамәлләр һәм гыйбадәтләр өчен Аллаһы Тәгаләдән исәпсез-хисапсыз әҗер-саваплар бирелүенә басым ясады.

Очрашу Башкарма комитет җитәкчесе Марат Нил улы тарафыннан “Ихлас” мәчетендә оештырылган ифтар мәҗлесендә дәвам итте. 

Көн саен биредә 200 кеше өчен өстәл әзерлиләр. Моннан тыш, өлкән яшьтәге һәм мәхәлләдәге авыруларга – барлыгы 50 кешегә – әзер ризык ланч-боксларга салып өләшенә. Барлык ифтарлар мәхәлләнең актив әгъзалары катнашында үткәрелә.

Ифтар вакытында мөфти Камил хәзрәт уразаның рухи кыйммәте турында үгет-нәсыйхәтләр җиткерде, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар, анда һәлак булганнар һәм Ватан иминлеге өчен дога кылды.

  • Белешмә 
  • Лениногорск мөхтәсибәтендә 31 мәчет бар, аларда 34 имам һәм 25 мөгаллим эшли. Каникул вакытында балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары үткәрелә. Җәй көне аларга – 200 бала, ә көз һәм кыш көннәрендә 50 бала йөри. “Ихлас” мәчетендә ел саен “Гыйлем нуры” республикакүләм интеллектуаль викторина үткәрелә: чарада Татарстан мәчетләре каршында оештырылган якшәмбе курсларында белем алучылар катнаша.

 

Чыганак: Татарстан Диния нәзарәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев