Лениногорскида трамплиннан сикерү буенча «Татарстан яшьлеге» Бөтенроссия ярышлары узды
Үткән ял көннәрендә шәһәребездә спорт ярышлары булды.
Лениногорскида «Татарстан яшьлеге» дип исемләнгән Бөтенроссия күләм бәйге булып үтте. Шәһәребезнең «Олимпия резервлары» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр лаеклы чыгыш ясады.
Ярышларга Лениногорск, Әлмәт, Казан, Уфа, Түбән Новгород, Пермь шәһәрләреннән чаңгычылар җыелган иде, барлыгы 28 спортчы катнашты. Ярышлар парадын трамплиннан чаңгыда сикерү һәм чаңгыда ике төр бәйге буенча республика федерациясе җитәкчесе Әнәс Вәлиев ачты.
Бәйге башланыр алдыннан судьялар киңәшмәсе, спортчыларны ярышларга үткәрү комиссиясе эшләде. Шулай ук рәсми тренеровкалар да булды. Ә икенче көнне канатлы чаңгычылар HS-32 m һәм HS-52 m трамплиннарында осталык һәм кыюлыкка көч сынаштылар. Бәйгедә 2010-2012 нче елгы үсмер малайлар һәм кызлар ярышты.
Чаңгыда трамплиннан сикерү буенча илкүләм ярышларында лениногорскилылар иң осталар унлыгына керде. Беренче, икенче урыннарын Казан, Уфа, Пермь «очучылары» алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев