Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан бүләкләү булды

30 апрель көнне янгын саклау хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Тантаналы чара  66 нчы янгын-коткару бүлегендә узды. Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков барлык җыелучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Яшь алмаш тәрбияләп, хезмәт куйган ветераннарга зур рәхмәт белдерде. 

Шулай ук котлауларга 66нчы янгын сүндерү бүлеге начальнигы Алексей Быков кушылды.

 Хезмәт вазыйфаларын намуслы үтәгәне, янгыннарны профилактикалауда һәм сүндерүдә актив катнашканы өчен һәм Россия Янгын сагы оешуның 373 еллыгы уңаеннан 66 нчы бүлек  начальнигы урынбасары, эчке хезмәт капитаны Илья Шагиев Лениногорск районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Лениногорск районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән  янгын сүндерүче Валерий Носов, төп эшчәнлек инспекторы Алинә Назарова, өлкән янгын сүндерүче, эчке хезмәтнең өлкән сержанты Руслан Мөхәммәтҗанов, янгын сүндерү машинасын йөртү буенча өлкән инструктор-машина йөртүче, өлкән сержант Дмитрий Звягинцев, янгын сүндерү машинасын йөртү буенча өлкән инструктор - машина йөртүче, эчке хезмәтнең өлкән сержанты Рафик Гәрәев бүләкләнделәр.

 

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/photoreport.htm/photoreport/8109019.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев