Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскига ат-автомобиль йөреше делегациясе килде (+фотолар)

Лениногорск җире Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына һәм Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган ат-автомобиль йөреше кунакларын кабул итте.

 

Әлеге йөреш Яр Чаллыдан башланды. Чөнки әлеге йөрешне оештыручы –  Чаллының “Идел-Урал” хәйрия фонды. Делегация составында физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр дә бар. Аларның беренче тукталышы Лениногорскида булды, 18 май көнне безнең шәһәргә килделәр, аннан Чирмешәнгә, аннан Биләргә барачаклар, һәм 21 майда изге Болгар җирендә йөрешнең финалы булачак.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән актив кешеләрне туплаган фонд Россия төбәкләренә һәм БДБ илләренә сәяхәтләр оештыра, спорт, мәдәни, хәйрия чаралары үткәрә. Хәйрия фондының җитәкчесе - Рәкит Әбделманов.

Менә чираттагы чаралары – Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына һәм Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланды. Әлеге йөреш Татарстан Министрлар Кабинеты, Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, “Яңарыш” фонды белән берлектә үткәрелә.

Әлеге йөрештә Тукай районы үзешчәннәре иҗади юнәлеш өчен җаваплы, шунлыктан Тукай районыннан да делегация килде. Делегация составында язучы, педагог, әдәбият галиме Әнвәр Шәрипов та килгән иде. Ул Лениногорск җиренә килүенә шат булуын әйтте. “Балачагым Зәй-Каратайда узды. Лениногорск беркайчан да минем өчен чит булмады. Менә бүгенге тантаналы чарада катнашуыма да шатмын”, - ди Әнвәр абый.

Кунакларны ЗАГС бинасы янында яшьләр флаглар белән, җыр-музыка белән тантаналы төстә каршы алдылар. Атларны Каран авылынннан алып килгән иделәр. Кунакларны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск районы буенча вәкиле Миләүшә Идиятова каршы алды. Традиция буенча сәламләшкәч, ике як та бер-берсенә бавырсак бүләк иттеләр.

Аннан соң кунаклар гармун белән җырлар башкарып, шәһәр урамы буенча Мәдәният сараена юл тоттылар. Ә биредә кунаклар һәм Лениногорск иҗат коллективлары катнашында концерт үтте.

“Идел-Урал” хәйрия фонды җитәкчесе Рәкит Әбделманов фикеренчә, мондый чараның максаты-инвалидларны җәмгыятьнең актив тормыш белән яшәүчеләре икәнен раслау. “Спорт һәм актив яшәү рәвешенә тарту, Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә бәйле тарихи вакыйгаларны торгызу. Йөгерештә катнашучылар спорт һәм мәдәни чаралар, дини йолалар, тарихи-мәдәни темаларга лекцияләр һәм әңгәмәләр уздыра”, - ди ул.

 

Фотолар: Розалия Мостафина һәм Рамия Гарифуллина

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев