Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МХО

Лениногорскилы армиядән кайткач контракт төзеп МХОга китә

Бүгенге көндә ул “алгы сызык”та хәрбиләргә ярдәм итә. Армия хезмәтеннән кайткач, Росссия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, хәрби операция зонасына юл ала.

Ислам кечкенәдән үк табиб һөнәре турында хыяллана. Ул авылда үсә, кызганыч, бик иртә әтисез кала. Һәм энесе Рамазан өчен дә җаваплылык тоеп, аны тәрбияләүдә катнаша. Бу хакта Исламның укытучысы Сөгъдә Ямалтдинова сөйли:

“Ислам кешелекле, мәрхәмәтле укучы булды.  Үзеннән 3 яшькә кечкенә булган энесе турында да кайгыртты. Аннары аңа үзенә генә хас сыйфат: киләчәк һөнәрендә кирәк булачак предметларны ныклап өйрәнү, белү хас иде”, - ди Сөгъдә Ямалтдинова.

Авыл мәктәбен тәмамлагач, Бөгелмә медицина училищесына укырга китә. 2022 елның декабрендә армия хезмәтенә юл ала. Аннары хәрби операция игълан ителә. Исламда шул чакта анда китү теләге уяна һәм контракт төзергә уйлый. Армия хезмәтен тәмамлап кайткач, документларын барлап, медицина тикшеренүе узып, хыялын тормышка ашыра: СВОга юл ала.

“Әти-әниең моңа ничек карады?” – дигәч, “Мин үземнең уйларым турында әйтмәдем, ләкин әни сизенде. Мин документларны машина эченә яшереп куйган идем. Әни бикле машинаның йозагын ватып, документларымны алып куйган. Соңыннан без бергә барысын да уртага салып сөйләштек, ул риза булды”, - ди Ислам.

Аның әбисе Зөлфия апа Мирзаева оныгының медицина тикшеренүе узып йөргәнен белгәч, эшкә урнаша дип белгән. “Ислам миңа СВОга китәргә теләге барлыгын әйтеп, көтелмәгән борылыш ясады. “Әби, син бит Рамазан белән икебезне Ватанны якларга, яратырга кирәк дип өйрәттең”, диде. Икенче көнне без аны Казанга озата бардык”, - дип сөйли Зөлфия ханым.

2023 елның 26 февралендә хәрби форма киеп, Ислам китә. Аны әнисе, әбисе һәм яраткан кызы озатып кала.

Яраткан оныгы хакына һәм башка солдатларга да булышу теләге белән ул “Ярату һәм догалар белән” волонтер төркеменә кушылган, актив волонтерларның берсе. Алай гына да түгел, оныгы китеп, ярты ел да узмый, ул аның янына “алгы сызык”ка китә. Кыю ханым икән: Украинага баруы турында беркемгә дә әйтми, урынга барып җитә, оныгы белән күрешә. Андагы офицерлар, командирлар да аның ерак Татарстаннан килеп, шундый кыюлык күрсәтүенә сокланганнар.

Бүгенге көндә Ислам хәрби медицина пунктында хезмәт итә. Янында тәҗрибәле белгечләр авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Хәрбиләргә медицина ярдәме күрсәтәләр, дәвалыйлар.

“ Башта медпункт блиндажда иде, аннары ташландык бинага урнаштык, аны медпункт итеп көйләдек, кушеткалар куйдык”, - дип сөйли хәрби Ислам.

Ул “Араб” дигән позывной алган. Аның киләчәккә зур хыялы бар: җиңеп кайткач, югары медицина белеме алу һәм педиатр булу. Аның сөйгәне дә Оренбурга медицина университетын тәмамлый. Хыяллар тормышка ашсын, максатларына ирешсеннәр.

Язма тулысынча «Заман сулышы» газетында 5 июль санында булачак.

Фото: гаилә архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев