Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, 2017 елда 120 көн ял итәчәкбез

Татарстанда 2017 елда, биш көнлек эш атнасы дип исәпләгәндә, эш көннәре саны - 245, ә ял көннәре саны 120 көнне тәшкил итә. Ял көннәре санына 18 эшләми торган бәйрәм көне: 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар - яңа ел каникуллары; 7 гыйнвар - Раштуа бәйрәме; 23 февраль...

Татарстанда 2017 елда, биш көнлек эш атнасы дип исәпләгәндә, эш көннәре саны - 245, ә ял көннәре саны 120 көнне тәшкил итә.

Ял көннәре санына 18 эшләми торган бәйрәм көне: 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар - яңа ел каникуллары; 7 гыйнвар - Раштуа бәйрәме; 23 февраль - Ватанны Саклаучылар көне; 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне; 1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме; 9 май - Җиңү көне; 12 июнь - Россия көне; 30 август - Татарстан Республикасы көне; 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне; 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне, шулай ук Ураза һәм Корбан гаетләрен бәйрәм итү көннәре керә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте биргән якынча мәгълүматлар буенча, Ураза гаете 25 июньгә һәм Корбан гаете 1 сентябрьгә туры килә. Шулай ук эшләми торган бәйрәм көннәре - 1 һәм 7 гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килгәнгә, өстәмә 2 көн - 24 февраль һәм 8 май көннәрендә ял итә алачакбыз.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев