Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, белеп торыгыз: кагылмаска, ачмаска, күчермәскә

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, аптырап калмау бик мөһим. Шул уңайдан, без төрле дәреслек һәм белешмәлекләрдән файдаланып, махсус алгоритм эшкәрттек. Гадәттә, алгоритмнар тиз истә кала, мәктәп һәм төрле уку йортларында белем алучылар өчен дә файдалы булыр, дип уйлыйбыз. Шикле предмет күргәндә: -кагылмаска, ачмаска, күчермәскә -үтеп баручыларны да читкәрәк китегез,...

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, аптырап калмау бик мөһим. Шул уңайдан, без төрле дәреслек һәм белешмәлекләрдән файдаланып, махсус алгоритм эшкәрттек. Гадәттә, алгоритмнар тиз истә кала, мәктәп һәм төрле уку йортларында белем алучылар өчен дә файдалы булыр, дип уйлыйбыз.
Шикле предмет күргәндә:
-кагылмаска, ачмаска, күчермәскә
-үтеп баручыларны да читкәрәк китегез, дип кисәтергә
-шикле предмет янында кәрәзле телефоннан файдаланмаска, аны сүндереп куярга
-бу турыда белем бирү йортының сак хезмәтенә хәбәр итәргә
-аны тапкан вакытыгызны хәтердә калдырырга
-шартлау була калса, тизрәк запас чыгу ягына йөгерергә, башкаларга да бу турыда әйтергә кирәк.
Шартлау вакытында бина эчендә калсагыз:
-идәнгә ятыгыз, күзләрне йомып башны кул белән каплагыз
- киемегезгә ут капса, тиз генә сүндерегез, яисә салып ташлагыз
-бинадан чыгып китү ягын карагыз, башкаларга да булышыгыз
-сезгә беренче ярдәм кирәкмиме - шуны ачыклагыз
-зыян күрүчеләргә булдыра алганча ярдәм итегез, "ашыгыч ярдәм" чакырыгыз.

ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ: гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, беренче минутларда күрсәтелгән ярдәм - бик күп кешеләрнең гомерен саклап калды.


Резедә Ермакова, 21нче янгын сүндерү часте инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев