Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар этнографик диктант язды

Мәгариф идарәсенең актлар залында лениногорскилылар зур этнографик диктант язды. Ул "Халыклар күп - ил бер" девизы белән үтте. Диктант Россиядә яшәүче халыклар турында, тарихы хакында белем дәрәҗәсен ачыклау максатыннан узды. Диктант язарга теләүчеләр 50 кешегә җыелды. Алар арасында мәктәп укучылары, һөнәр ияләре дә бар иде. 15 яшьтән башлап, теләге булган...

Мәгариф идарәсенең актлар залында лениногорскилылар зур этнографик диктант язды.

Ул "Халыклар күп - ил бер" девизы белән үтте. Диктант Россиядә яшәүче халыклар турында, тарихы хакында белем дәрәҗәсен ачыклау максатыннан узды.

Диктант язарга теләүчеләр 50 кешегә җыелды. Алар арасында мәктәп укучылары, һөнәр ияләре дә бар иде. 15 яшьтән башлап, теләге булган һәркем катнашты.

Этнографик диктант язарга киүчеләрне муниципаль мәйданчык кураторы Владимир Друк сәламләп, уңышлар теләде.

Диктантның биреме 30 сораулы тест биременнән гыйбарәт иде. Аны үтәргә 45 минут вакыт бирелде. Алар балл системасы буенча бәяләнәчәк.

Диктантның нәтиҗәләре 4 ноябрьдә мирэтно сайтында билгеле булачак.

"Зур этнографик диктант" акциясенең инициаторы булып Удмурт Республикасы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев