Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга яңа атнага Йолдызнамә

10 - 16 апрель КУЧКАР (21.03-20.04)лар, сезгә кискен шартларда үз ихтыяҗларыгызны якларга туры киләчәк. Шәхси проблемаларны үзегез генә хәл итә алам дип ялгышасыз, абруйлы кешеләрдән ярдәм сорарга читенсенмәгез. Яңа эшләргә тотынмавыгыз хәерлерәк. Атнаның икенче яртысы уңышлырак булыр: командировкаларга бару, эшлекле очрашулар өчен уңайлы вакыт. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар бу атнада берничә тапкыр...

10 - 16 апрель

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, сезгә кискен шартларда үз ихтыяҗларыгызны якларга туры киләчәк. Шәхси проблемаларны үзегез генә хәл итә алам дип ялгышасыз, абруйлы кешеләрдән ярдәм сорарга читенсенмәгез. Яңа эшләргә тотынмавыгыз хәерлерәк. Атнаның икенче яртысы уңышлырак булыр: командировкаларга бару, эшлекле очрашулар өчен уңайлы вакыт.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар бу атнада берничә тапкыр үз уңышлары, җиңүенә шатланыр. Карьера баскычы буйлап күтәрелү финанс керемнең артуына китерер. Шәхси тормышта бар да яхшы кебек: гармония, бер-береңне аңлау булачак. Ялгызлар бәлки икенче парларын очратыр.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр өчен атнаның беренче яртысы киеренке булыр. Дуслар яки фикердәшләрегез арасында киеренкелек тууып, конфликтка әверелүе ихтимал. Ашыгып, уйламыйча кискен карарлар кабул итмәгез. Бу чорда җәрәхәт алу куркынычы зур: транспортта, техника белән эш иткәндә игътибарлы булыгыз. Вакыйгалар үзәгендә булырга тырышыгыз.

КЫСЛА (22.06-22.07)ларга һөнәри өлкәдә әллә ни зур үзгәрешләр көтәргә кирәкмәс. Хезмәттәшләрегез белән сүзгә килүдән сакланыгыз. Күчемсез милек белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен уңай чор түгел. Гаилә тормышы киеренке булыр, сезгә юл куя белергә кирәк. Атна ахырына бар дә җайланыр кебек.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, эштә дә, өйдә дә гел бертөслелектән туеп китәрсез. Бу вакытыгызны югарырак максатларга ирешү өчен файдалансам, яхшырак булыр иде, дигән уйлар тынычлык бирмәс. Атнаның икенче яртысы уңышлы булыр: теләгәнегезгә ирешерсез, шактый кыйммәтле бүләк алуыгыз ихтимал, бәхеттән гел балкып торырсыз.

КЫЗ (23.08-22.09)ларга бу атнада күп вакытларын "тәгәрмәч өсте"ндә уздырырга туры килер, мөгаен. Бу эштәге йөкләмәләр иясә шәхси бизнесыгызны киңәйтү максаты булырга мөмкин. Ял көннәрен дә гаиләгез белән уздыра алмассыз: туганнарыгыз ярдәм итүегезне сорар, сез баш тарта алмассыз.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр үзен эгоистларча тотуы беркемгә дә ошамас. Хезмәттәшләрегезнең сезгә кушылган эшне алардан эшләтүенә ачуы чыгар, гаиләдә бөтен көндәлек мәшәкатьләрне аңа өеп калдыруыгызга тормыш иптәшегез дулар. Уйлагыз, бары сез сез генә мөнәсәбәтләрне җайлый аласыз. .

ЧАЯН (24.10-22.11)нар, җитәкчегез сезгә эшне өеп бирсә дә, төшке ашка да чыкмыйча артык көчәнмәгез, авырып китүегез ихтимал. Күңелсез мәгълүмат җиткерүләре бар, моңа йолдызлар борчылмаска киңәш итә, атна ахырына бар да җайланыр, диләр. Финанс проблемаларын да хәл итәргә туры килер.

УКЧЫ (23.11-21.12)ларга бу атнада карьера өлкәсенә бәйле кызыктыргыч тәкъдим ясарлар, әмма аңа уңай җавап бирергә куркырсыз. Йолдызлар кыюрак булырга киңәш итә. Әмма менә азартлы уеннарда, киресенчә, кыюлык кирәкми, бөтен акчагызны оттыру куркынычы бар. Яраткан кешегез белән акча, бүләк темаларына сөйләшми торуыгыз хәерлерәк.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә йолдызлар бу атнада мөһим карарлар кабул итүргә туры киләчәк, ди. Керемегезне анализлаганнан аның сезгә җитәрлек булмавын аңларсыз, акчагызны күбрәк янда калдырырга теләп, күп әйберләрдән баш тартырсыз. Өстәмә эш тә алуыгыз бар. Әмма ял турында да онытмагыз, сәламәтлегегезгә зыян килмәсен.

СУКОЯР (19.01-18.02)лар, башкалар киңәшенә колак салмыйча дөрес эшлисезме икән? Үз белдеклегегезгә генә таянып карьерыгызга шактый зыян салуыгыз ихтимал. Хезмәттәшләрегез, гаиләгез ярдәменнән баш тартмагыз. Ялгыз гына уңышларга ирешеп булмый бит.

БАЛЫК (19.02-20.03)лар, бу атнада абруйлы танышыгыз ярдәме белән карьера баскычы буйлап күтәрелү яки социаль статусыгызны арттыру мөмкинлеге бар. Бу көннәрдә сез матди яктан тәэмин ителгән булуның әһәмиятен аеруча ныграк сизәрсез. Дусларыгыз белән сүзгә килүдән сак булыгыз.

Магнитлы көннәр: 16 апрель, 22.00-24.00

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев