Лениногорскилыларны салым инспекциясендә "Ачык ишекләр көне”ндә көтәләр
18, 19 ноябрьдә республиканың салым органы инспекцияләре, шул исәптән безнеке дә, "Ачык ишекләр көне" үткәрә. Аның максаты - халыкның физик затларның мөлкәтенә билгеләнгән салым (җир, транспорт, мөлкәт салымы) турында мәгълүматлылыгын арттыру. 18 ноябрьдә салым инспекцияләре иртәнге 8 дән 20.00 сәгатькәчә, 19ында 10.00 дан 15.00 сәгатькәчә эшли. Белгечләр сезгә милек салымын...
18, 19 ноябрьдә республиканың салым органы инспекцияләре, шул исәптән безнеке дә, "Ачык ишекләр көне" үткәрә.
Аның максаты - халыкның физик затларның мөлкәтенә билгеләнгән салым (җир, транспорт, мөлкәт салымы) турында мәгълүматлылыгын арттыру. 18 ноябрьдә салым инспекцияләре иртәнге 8 дән 20.00 сәгатькәчә, 19ында 10.00 дан 15.00 сәгатькәчә эшли. Белгечләр сезгә милек салымын түләү вакыты, ташламалар, салым ставкалары турында аңлатачак.
Адресы: Лениногорск шәһәре, Шашин урамы, 25"А" йорт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев