Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилырга 24-30 апрельгә Йолдызнамә

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, сезне тәнкыйтьләсәләр дә акыллы булып калыгыз: бәлки монда хаклык та бардыр. Уйлап карыгыз әле, бу камилләшү өчен сәбәп түгелме икән?! Матди проблемаларны хәл итү белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Атна ахыры кунакка бару, әти-әнигез янына кайту, яисә күңел ачу өчен яхшы вакыт. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга бу атнада карьера һәм финанс...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, сезне тәнкыйтьләсәләр дә акыллы булып калыгыз: бәлки монда хаклык та бардыр. Уйлап карыгыз әле, бу камилләшү өчен сәбәп түгелме икән?! Матди проблемаларны хәл итү белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Атна ахыры кунакка бару, әти-әнигез янына кайту, яисә күңел ачу өчен яхшы вакыт.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга бу атнада карьера һәм финанс мәсьәләләренә игътибарны күбрәк бирергә киңәш ителә. Җаваплылык алырга курыкмагыз, үз-үзегезгә ышаныч артыр. Белем арттыру өчен дә уңышлы вакыт. Гаилә проблемаларын хәл итәргә туры килер, мөгаен.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә йолдызлар күңел ачу чараларыннан баш тартырга киңәш итә. Дусларыгыз, туганнарыгыз белән әзрәк аралашу ягын карагыз, юкса сүзгә килеп дуслыкка чик куюыгыз бар. Иң яхшысы тулысынча карьерагызны кайгырту. Шулай ук өйдәгеләр дә сезнең игътибарга мохтаҗ.

КЫСЛА (22.06-22.07)лар бу атнада эшләрендә популяр булыр. Катлаулы проектны тормышка ашыруыгыз абруегызны арттырыр. Әмма гаиләгез турында да онытып җибәрмәгез, проблемаларны чишүдә сезнең да катнашуыгыз кирәк. Ял көннәрендә әлеге хатагызны төзәтү мөмкинлеге туачак.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар җитәкчеләре белән сүзгә килергә мөмкин. Шуңа да кирәкмәсә, күз алдында булырга тырышмагыз. Исегездә тотыгыз: бары максатчан һәм эш-гамәлен күрсәтә белүчеләр генә җиңүгә ирешер. Атна ахырында "тормоз"ны ычкындырып, ял итегез. Әмма сәламәтлеккә зыян салмаска тырышыгыз.

КЫЗ (23.08-22.09)ларга бу атнада карьера баскычы буйлап күтәрелү турында уйларга иртәрәк әле. Кәефегезне төшермәгез, барыса ды үз чираты белән барсын. Шәхси тормышта бер-берегезне аңлау булачак. Балаларыгызга игътибарны күбрәк бирегез. Әти-әниләрегез янына күптән кайттыгызмы, яисә хәлләрен белдегезме?

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр бу атнада финанс проблемалар чишү белән мәшгуль булыр. Планлаштырылмаган тирдән зур күләмле акча чыгуга сез дә, гаиләгез дә әзер түгел. Шуңа бәйле кредит рәсмиләштерергә туры килмәгәе. Гаиләдәге проблемаларга әти-әниләрегезне катнаштырмагыз. Яңа танышу, романтик очрашулар вәгъдә ителә.

ЧАЯН (24.10-22.11)нарга йолдызларга киләчәккә карап эш итәргә чакыра. Һөнәри өлкәдә бик тиз генә теләгән нәтиҗәләргә ирешә алмыйсыз икән, көтегез, ныграк тырышыгыз. Бәлки абруйлы кешедән киңәш сорарга кирәктер. Диетага утыру өчен яхшы вакыт. Ялкауланмагыз, сәламәтлек белән шаярырга ярамый.

УКЧЫ (23.11-21.12)ларга һөнәри өлкәдә кисәтү, шелтәләр ишетергә туры килмәс. Үзегезне яхшы хезмәткәр буларак таныту мөмкинлеге туачак. Көнкүреш проблемаларын чишәсе булыр. Яраткан кешегез бүләк ясар. Ашауга игътибар бирегез. Балаларыгыз үз-үзләрен тотышы белән кәефегезне төшерер.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә иҗади күтәрелеш һәм күп нәрсәләргә ирешүне вәгъдә итүче атна булачак. Әмма хезмәттәшләрегез арасында сезнең уңышлардан көнләшүче кеше барлыгын онытмагыз. Киенү стилен, прическагызны үзгәртү теләге туар. Сөйгәнегез белән мөнәсәбәттә уңай якка үзгәреш сизәрсез.

СУКОЯР (19.01-18.02)ларга йолдызлар, артка борылып кармыйча, һәрвакыт алга гына барырга кирәклеген тагын бер кат исләренә төшерә. Һөнәри өлкәдәге проблемалар чишелер. Гаилә тормышында берәр яңалык кертергә кирәк. Бәлки ул ремонт ясый башлау, яисә мебельләр урынын алыштыру булырга мөмкин. Яңа танышулар сак булыгыз.

БАЛЫК (19.02-20.03)ларга бу атнада бик күп аралашырга туры киләчәк. Вакыйгалар үзәгендә булырсыз, шуңа да мәгълүматыгыз күп булыр. Ә менә гайбәтләрдән сак булыгыз. Сезнең уңышка ирешүегез кайберәүләрнең ачуын чыгара. Финанс мәсьәләләрне чишү өчен уңышлы вакыт түгел. Ял көннәрен якыннарыгыз белән уздырудан баш тартмагыз.

Магнитлы көннәр: 28 апрель, 16.00-18.00

30 апрель, 04.00 - 06.00

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев