Лениногорскилылар “Ел хәйриячесе” исеменә лаек булдылар
Күптән түгел «Ел хәйриячесе» республикакүләм конкурсның соңгы өч елына нәтиҗә ясадылар. Әлеге исемгә лаек булучылар арасында лениногорскилылар да бар.
Конкурс 2007 елдан бирле хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы эшчәнлеге кысаларында үткәрелә. Бәйгедә, оештыру-хокукый формасына бәйсез рәвештә, ел дәвамында республика халкына һәм оешмаларына хәйрия ярдәме күрсәтүче теләсә кайсы юридик яки физик зат катнаша ала.
«Ел хәйриячесе-2021» конкурсы нәтиҗәләре буенча «Коммерциячел булмаган оешмалар» номинациясендә ««Верный друг ЛЕНИНОГОРСК» иҗтимагый волонтерлык хәрәкәте җиңүче булды.
«Ел хәйриячесе-2020» конкурсы нәтиҗәләре буенча «Эре һәм урта предприятиеләр» номинациясендә «Охтин-Ойл» предприятиесе, җиңде, «Физик зат» номинациясендә Юлия Сергеевна Низамова хәйрияче исемен алды.
«Ел хәйриячесе-2019» конкурсы нәтиҗәләре буенча “Шәхси эшмәкәрләр” номинациясендә шәхси эшмәкәр Резидә Мингәрәй кызы Фәрхетдинова, «Физик зат» номинациясендә Рәсим Муллович Гәрәев һәм Тәслимә Һади кызы Рафикова җиңүче булды.
«Ел хәйриячесе» мактаулы исеменә лаек булган җиңүчеләрне котлыйбыз. Игелекле булуыгыз һәм шәфкатьлелегегез өчен рәхмәт сезгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев