Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар кулланучылар хокукын яклау өлкәсендә ярдәм итүне сорап, мөрәҗәгать итәләр

Лениногорскилыларны кулланучылар хокукын яклау өлкәсендә сәүдәне оештыру һәм сатылучы товарларның сыйфаты күбрәк борчый,

мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге шуңа ишарә итә, 60 проценты әлеге юнәлеш буенча.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы Лениногорск бүлегендә шушы елның 6 ае эчендә  кулланучылар хокукын яклау өлкәсенә караган 237 мөрәҗәгать каралган. Иң күпчелек мөрәҗәгатьләр – товар сыйфатына бәйле, 40 проценты – хезмәт күрсәтү өлкәсендә кулланучылар хокукы бозылуга карата.

Лениногорск бүлеге белгече Наталья Платонова әйтүенчә,  гражданнар мөрәҗәгате белән эшләүдә гражданнарны шәхси кабул итүгә аерым игътибар бирелә. “Бу исә һәр конфликтлы ситуацияне хәл итүгә индивидуаль якын килү мөмкинлеге бирә 6 ай эчендә 18 тапкыр гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Белгечләр шулай ук эшмәкәрләр һәм оешмалар белән кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын, Әлмәт территориаль органының функцияләре буенча аңлату эшләре алып бара”, - ди Наталья Платонова.

Белгеч әйтүенчә, гражданнардан үзмәшгульләрдән товар яки хезмәт алу буенча гражданнарның сораулары бик күп.

Тулырак "Заман сулышы" газетында, 21 июль санында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев