Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга йолдызлар яңа атнага ниләр вәгъдә итә

9  — 15 июль

КУЧКАР (21.03-20.04)ларга барлык эшләрен тәмамлап, ялга китәргә киңәш ителә. Ашыгып эшләнгәненең нәтиҗәсе булмас. Киресенчә ахырдан үкенергә туры килмәгәе. Якыннарыгыз сезнең бәхет турында кайгырта. Шуңа алар бар эшегезгә дә тыгыла кебек тоела сезгә. Борчылмагыз, бу вакытлыча. Аларны да аңларга тырышыгыз.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар атнаны партнерлары белән бизнес җәелдерүгә, карьера үсешенә багышлар. Эш җимеше озак көттермәс, атна уртасына финанс хәле яхшырыр. Атна ахырына нерв киеренкелеге тоярсыз. Ял итеп алу, йога белән шөгыльләнү комачау итмәс. Ялларны балаларыгыз белән үткәрергә киңәш итә йолдызлар. 


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләрнең тырышлыгы бушка китмәс. Акча кереме, дивидентлар күчү көтелә, танышларыгыз күптәнге әҗәтләрен кайтарыр. Ерак юлга чыкмый тору хәерлерәк булыр. Югыйсә имгәнүегез ихтимал. Ә менә туганнарыгыз белән аралашу яисә кунакка бару өчен бик яхшы вакыт. Якшәмбе тузган иске әйберләрдән арыныгыз. 


КЫСЛА (22.06-22.07)ларга бу атнада яшәү яки эш урынын алмаштыру мөмкинлеге туар. Тәвәкәлләү яисә берни үзгәртмәү – сезнең эш. Көтеп алынган ялыгызны йорт мәшәкатьләренә түгел, диңгез кырыенда ял итүгә багышласагыз әйбәтрәк булыр. Ерактан кунаклар килеп төшүе мөмкин. Ихтыяҗ һәм мөмкинлекләр хакында да онытмагыз.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар ирешкән уңышларына куанып, атнаны үз-үзләренә сокланып ялкауланып үткәрер. Бер тапкыр уңышка ирешү бүтән эшләмәскә дигән сүз түгел. Күктән төшеп, хыялларны куып эшкә тотынырга вакыт. Әти-әниегезгә карата игътибарлы һәм мәрхәмәтле булырга киңәш ителә. Юлда сак булыгыз.


КЫЗ (23.08-22.09)лар үзләрен камилләштерү юнәлешендә көч куяр, үз-үзләренә ышанычы артыр. Бизнеста югарыга күтәрелү өчен нәкъ менә ышанычлы һәм тәвккәл булу кирәк. Ерак юлга яисә сәяхәткә чыгу өчен гаять уңышлы атна. Акчагызны гына чамалап тотыгыз. Ялларга кәефегезне күтәрерләр, көтелмәгән бүләк алырсыз. 


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр сәламәтлеген ныгыту белән мәшгуль булыр. Кыйммәтле дарулар өчен хезмәт хакы көтеп ятмагыз. Өстәмә акча кертү юлын эзләгез.  Вакытында дәваланмасагыз хастаханәгә эләгүегез мөмкин. Элеккеге мәхәббәтегез кабат араларны җайларга теләр. Әмма кирәкме икән? Бер киселгән икмәк кабат ябышмый диләр бит.


ЧАЯН (24.10-22.11)нарны гаилә мәшәкате, эш белән бәйле проблемаларны хәл итү кызыксындырыр. Чит илгә китәргә теләүчеләр өчен юллар ачыла. Мөмкинлектән файдаланып калыгыз. Чит илгә чыкканчы документлар белән эшегезне бетерегез. Бирелгән вәгъдәләр үтәлми калмасын. Соңыннан үкенергә туры килмәгәе.


УКЧЫ (23.11-21.12)ларның карьерасы кризис кичерә. Борчылмагыз, паникага бирелмәгез. Әлегә уңыш сезгә елмаймаса да, киләчәктә һичшиксез уңышка ирешерсез. Мәхәббәт өлкәсендә дә бары күңелсезлекләр генә көтә. Чираттагы уңышсызлык хаталар өстендә эшләргә кирәклекне аңлата. Барысы да үзегезнең  кулда.


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә парнерларына карата игътибарлы булу кирәк. Алдану куркынычы бар. Бөтенесенә дә ышанып бетәргә ярамый дип фаразлый йолдызлар. Көндәлек мәшәкатьләрдән арынып ял белән эшне чиратлаштырырга өйрәнегез. Моннан тыш балалар хакында да онытмагыз. Алар да игътибарга мохтаҗ.


СУКОЯР (19.01-18.02)ларның көн тәртибе катлауланып бара. Тәгәрмәчтәге тиен кебек ары-бире сугыласыз. Әмма бер эшегезне дә җиренә җиткереп башкармыйсыз. Уңышсызлыкта гаеплене эзләгәнче үзегезне кулга алырга, намус белән эшләргә өйрәнү кирәк. Сәламәтлегегезгә дә игътибарны арттыра төшегез. Югыйсә хроник авырулар кузгалуы мөмкин.


БАЛЫК (19.02-20.03)лар бәхет эзли булса кирәк. Тормыш турында фәлсәфә сатуыгыз шул хакта сөйли. Сәламәтлекне кайгырту, дүрт аяклы дуслар алу, спорт белән шөгыльләнү нәтиҗә бирми калмас. Тынычлану, нерв киеренкелеген бетерү курслары да үтсәгез бар да әйбәт булачак. Тормышка яңача карый башларсыз. 


Магнитлы көннәр 
15 июль - аеруча кан басымы уйнаучылар өчен авыр көн

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев