Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга Йолдызнамә

14— 20 майга

КУЧКАР (21.03-20.04)ларны  атна башында күңелле хәбәр, яңа танышулар һәм маҗаралы сәяхәт көтә. Туганнар, дуслар һәм якыннарыгыз белән бакча  яки дачага пикникка бару өчен әйбәт вакыт. Араларыгыз бозылган яки вакытлыча конфликтка кергән кешеләр белән дә мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен уңышлы чор. Мунча һәм саунага баруны кичектереп торырга туры килер.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга бу атнада уйламаган җирдән керем керер. Атна шулай ук иганәчелек ярдәме, субсидия һәм социаль ташламалар, төрле компенсация һәм өстәмәләр, пенсия ясау өчен дә уңайлы. Җитәкчегезнең кәефе  яхшы булганда шифаханәгә юллама сорый аласыз. Гозерегезне кире бормас. 


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр атнаны күңел ачыр үткәрер. Күптәнге дус-танышларыгызны очратырсыз. Социаль челтәрдәге яңа танышулар дустанә мөнәсәбәткә китерер. Интуициягә таянып эш итсәгез, эштә тайпылмыйча югары үрләр яулый алырсыз. Әмма барлык адымыгызны да алдан уйлап, планлаштырып эшләргә киңәш ителә.


КЫСЛА (22.06-22.07)лар атна башында сак һәм астан гына эш итү нәтиҗәсендә уңышка ирешергә мөмкин. Тик бу конкурентларга гына түгел, партнерларга да ошап бетмәс. Табышмак, ребус һәм баш эшләткеч уеннар белән мавыга аласыз. Детектив әдәбият һәм фильмнар карау белән мәшгуль булырсыз. Психология белән кызыксынырсыз. 


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарны бар башлангычында да уңыш көтәр. Интернетта аралашу, виртуаль дөньяны колачлау өчен кулай вакыт. Үзегезне кызыксындырган темага форумнарда катнашу мөмкинлеге туар, файдаланып калыгыз. Бу атнада кредит карталары белән эш итмәскә киңәш ителә. Аллергеннар белән эш итмәскә тырышыгыз. 


КЫЗ (23.08-22.09)ларны бу атнада карьера үсеше көтә. Эш хакыгызны арттырулары мөмкин. Атна башы начар гадәтләрдән арыну өчен яхшы булыр. Атнаның икенче яртысын сөйгәнегез белән мөнәсәбәтләрне тәртипкә китерүгә багышлагыз. Әңгәмәдәшегезне тыңларга өйрәнегез. Югыйсә конфликттан котыла алмассыз. 


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә партнерларына карата игътибарлы һәм түзем булырга киңәш ителә. Парлыларга никахларын теркәү өчен әйбәт вакыт. Студентларга сессиягә әзерләнү өчен уңышлы чор. Атнаның икенче яртысында сәламәтлеккә игътибарны арттыра төшәргә кирәк булачак. Югыйсә авырып китүегез ихтимал.


ЧАЯН (24.10-22.11)нарга өйдә тәртип һәм чисталык урнаштырырга кирәк. Югыйсә пычракка батып, шапшакка әйләнүегез ихтимал. Иске әйберләрне бәрү яхшырак булыр. Чистарыну эчке энергиягезне дә тәртипкә китерер, позитив уйларга ярдәм итәр. Сөйгәнегезгә гел юл куйганчы бәлки мөнәсәбәтләргә нокта кую отышлырактыр. 


УКЧЫ (23.11-21.12)ларның шәхси тормышында бар да гармониядә. Гаиләдә үзара аңлашу һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Әгәр сөйгәнегез белән ызгышкан булсагыз, сишәмбе дуслашу өчен менә дигән вакыт. Парыгыз сезне көтелмәгән бүләк белән куандырыр. Егылып имгәнүләрдән сакланыгыз. Атна шулай ук әти-әниләрегез белән уртак тел табук өчен дә яхшы. 


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә бу атнада сәламәтлек курслары яки профилактик чаралар кабул итәргә киңәш итә йолдызлар. Югыйсә хроник авырулар кузгалуы ихтимал. Тренажерга басу, бассейнда йөзү һәм фитнес белән шөгыльләнү. Атнаның икенче яртысы сәяхәт һәм аралашу өчен би үк уңышлы түгел. Якыннарыгызның кәефен төшерерсез.


СУКОЯР (19.01-18.02)ларда атна буе романтик кәеф сакланыр. Гашыйк булудан сакланып кала алмассыз. Парлылар сөйгәннәренә сюрприз ясар. Тормыш иптәшегез белән генә түгел, балаларыгыз белән дә гармониядә булу сорала. Аларга сезнең игътибар һәм мәхәббәт җитеп бетми. Бүләк һәм күңел ачуга акча тотарга тырышмагыз. 


БАЛЫК (19.02-20.03)лар бу атнада үзләрен өйдә дә, эштә дә яхшы хис итәр һәм уңай яктан гына күрсәтер. Материаль якны һәм йорт тирәсен төзекләндерү өчен яхшы вакыт. Һәр эштә дә якыннарыгызга таяна аласыз. Юл куя белүегез көтелмәгән күңелсезлекләрдән саклап калырга ярдәм итәр. Гомумән алганда атна тыныч һәм күңелле үтәр.


Магнитлы көннәр 
 14, 15,17, 18 май

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев