Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның 266 укучысы олы тормыш юлына аяк басты

Бүген - 11нче сыйныфны тәмамлаучы кызлар һәм егетләр өчен моңсу да, шатлыклы да көн.

Шәһәрнең Үзәк мәйданы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән төсле булды. Кызлар матур күлмәкләрдән, килешле прическалардан, егетләр дә матур костюм-чалбарлардан. Һәрбер мәктәп зур шарлар тоткан. Чыгарылыш кичәсе - гомергә истә кала торган көндер.

Әнә шәһәребезнең 11нче гимназиясен 17 укучы тәмамлый. Шуның 7се - "Укудагы аерым уңышлары өчен" ("За особые успехи в учениии") медале белән бүләкләнүчеләр. 11ләрнең сыйныф җитәкчесе Алсу Кәримова: "Әлеге класс - гимназиядә беренче чыгарылышым. Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырдылар. Алар шулхәтле әйбәтләр, ачык күңеллеләр булдылар. Алда да аларны уңышлар көтеп торсын. Теләкләре чынга ашсын", - ди. Алсу Әмировнаның укучысы Илья Колсанов БДИда математикадан 100 балл җыйган.

Чыгарылышларны Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков котладылар. Алар укучыларга киләчәк тормышларында уңышлар, бәхетләр теләделәр, укытучыларга белем бирүләре өчен рәхмәт әйттеләр. Быел Бердәм дәүләт имтиханын 5 укучы 100 баллга тапшырган.

Аннан Вагиз Санатуллин һәм Сергей Тимаков бүләкләүдә катнашты. Лениногорскиның 44 укучысы "Укудагы аерым уңышлары өчен" медале алды. Аннан алар мәйдан буенча горур атлап үттеләр. 

"Татнефть" Хәйрия фондының "Сәләтле балалар" программасы бик яхшы укучыларга сертификатлар тапшырды.

Чыгарылышлар хөрмәтенә җыр-бию башкарылды. 

Чыгарылыш кичәсе тәмам, уңышлар сезгә, ак юллар, хөрмәтле укучылар.

Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев