Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның әдәбият сөючеләре 2нче урында

Шушы көннәрдә XIII Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектында катнашучылар чараның финал тантанасында очрашачак.



Чираттагы #әдәбимарафон 1 нче октябреннән алып 21 нче октябренә кадәр дәвам итте.  Татар әдәбиятын сөйгән һәм татар әдәбияты белән кызыксынып барган интернет-кулланучылар арасында бу юлы Лениногорск вәкилләре 2 нче урынга чыкты.
Барлыгы бу көздә  XIII Дөньякүләм "Әдәби марафон"да 1064 кеше катнашты, шуларның 60 ка якыны -  Лениногорск шәһәре һәм районыннан. Беренче урынга Саба районы чыкты.

Катнашучылар географиясе бу юлы тагын да киңәйде, “әдәбимарафонда Татарстан Республикасыннан гына түгел, татар әдәбияты белән кызыксынучылар Австралия һәм Согуд Гарәбстаныннан, Башкортостан, Удмуртия һәм Чувашия Республикасыннан, Киров, Омск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Пермь краеннан һәм Санкт-Петербург шәһәреннән дә булган. Ә финалга чакырылучы 268 марафончы - 5 яшьтән алып 16 яшькә кадәрле мәктәп укучылары икән. Иң өлкән катнашучыга - 73 яшь!

Катнашучыларның анкета тутырулары нәтиҗәсендә "әдәби марафончылар күзлегеннән язучылар рейтингы" да билгеле булды. Анда безнең якташларыбыз Рәмзия Габделхакова, Таһир Шәмсуаров, Халисә Ширмән дә бар.

XIII Дөньякүләм "Әдәби марафон" проектының финалистлары 20 ноябрьдә Казанда “Пирамида” күңел ачу үзәгендә очрашачак.

 

Гөлназ Хәйретдинова

Фото: редакция архивыннан, февраль, 2020 ел

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев