Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның яшь җырчысы халыкара фестивальдән беренче премия лауреаты булып кайтты

Лениногорск сәхнәсендә тәүге адымнарын ясаган, танылган сәхнә осталарыбыз юк түгел. Күптән түгел шәһәребезнең тагын бер кечкенә артисты зур бәйгедә җиңүгә иреште.

12 нче лицей укучысы Ясмин Темралива Сочида узган “Роза Ветров” бәйгесенең 28 нче сезоны,  балалар һәм үсмерләрнең “Академия Искусств” халыкара иҗат бәйгесеннән  беренче премия лауреаты исемен яулап, диплом һәм бүләкләр белән кайтып төште. Ясминнең сәнгать җитәкчесе  Гүзәл Вәлиуллова әйтүенчә, кечкенә йолдызчыкның җырлавын да, сәхнәдә үз-үзен тотышын да бик ошатып, аның чыгышын алкышларга күмгәннәр. Ясмин иң оста башкаручылар гына катнаша торган гала-концертта да чыгыш ясаган. Сочидан алар тагын бер чакыру белән кайтканнар, яшь башкаручыны  халыкара бәйгенең 8 нче октябрьдә, Мәскәүдә узачак финалында да көтеп калалар. Уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев