Лениногорскиның 5нче мәктәп укучылары нефтьчеләр династияләре буенча эзләнү эше уздырды
«Татнефть» юбилее алдыннан Лениногорскиның 5 нче мәктәбендә нефть династияләре тарихына багышланган конференция узды.
Укучылар үз гаиләләренең хезмәт биографияләре буенча эзләнү эшләре үткәрделәр, шәҗәрәләрен ачыкладылар.
Компания ветераннары докладларны тыңлап, иң яхшыларын билгеләп үттеләр.
“Нефтьче – һөнәр һәм хезмәт кенә түгел, ул – яшәү рәвеше дә. Конкурс традициягә керәчәк һәм киләсе елда безнең мәктәп укучыларына гына түгел, табиблар һәм педагоглар династиясен дә җәлеп итәргә уйлап торабыз” – диде мәктәп директоры Галина Новичкова.
Сергеевлар династиясенең кечкенә вәкиле Ирина Егорованың эше эксперт комиссиясенә кызыклы тоелды. Бу нәселнең берничә буыны «Татнефть»тә эшләп чыныгу алган. Аның бабасының әтисе – Григорий Иванович Нурлат разведка бораулау идарәсендә, лаеклы ялга чыкканчы 26 ел һәм 7 ай предприятиедә автомобильләр ремонтлау буенча слесарь булып эшләгән.
Ике улы һәм өч кызы әтисенең эшен дәвам итүчеләр: кемдер Нурлатта калган, кайберләре Лениногорск һәм Әлмәткә күченгән. Бүген Ирина нефть әзерләү һәм суырту цехы ветераны Галина Ершовадан, скважиналарны капиталь ремонтлау цехы ветераны-бораулаучы Михаил бабасыннан туганнарының хезмәт батырлыклары турында сөйләүләрен тыңлый. Икесе дә 20 елдан артык «Лениногорскнефть» нефть-газ табу идарәсендә эшләгән. 2025 елда династиянең гомуми хезмәт стажы 368 ел тәшкил иткән.
Азамат һәм Булат Сафиннарның да презентациясен жюри тикшерде, бәяләде. Алар Сафиннар һәм Галимовлар династиясенең уңышлары белән уртаклаштылар. Шәҗәрә вәкилләре нефть тармагы үсешенә инде 125 елдан артык өлеш кертәләр.
“Күп кешеләр эшкә тулысынча бирелеп, аны бөтен тормыш мәгънәсе дип саный. Эшкә карата мондый намуслы мөнәсәбәт яшь буынны кызыксындыра һәм үрнәккә ияртә” - дип сөйләде абыйлы-энеле.
Аларның бабаларының әтисе Шәйхмансур Галимов – Тимәштәге 3 нче скважинада девон нефтен беренче булып ачучыларның берсе. 6 нчы разрядлы слесарь-ремонтчы һөнәрендә аларның бабасы – Мансур Сафин да 34 ел көч куйган. Ул Лениногорскидагы Ромашкино РНУ торбаүткәргечләрендәге насос җайланмаларының задвижкаларын ремонтлаган. Аңа «хезмәт ветераны» исеме бирелгән, Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылган.
Малайларның әтисе – Марсель Мансурович нефть тармагына 2005 елда килгән. Бүген ул ремонт участогы начальнигы булып тора. Әниләре – Зәринә Нәфисовна промышленностьта әле 1 ел гына. Ул предприятиедә склад мөдире булып эшли.
Мондый үрнәкне күреп, Азамат һәм Булат нинди һөнәр сайларга икәнлегенә шикләнми - алар салынган традицияләрне дәвам итәргә планлаштыралар.
“Татнефть” ветераннары чыгышларны тыңлаганда, яшьлекләрен, промыселдагы беренче адымнарын сагынып искә алдылар.
“Димәк, һөнәрнең энергиясе нәселдән килә. Кадерле әти-әниләр, сез лаеклы алмаш үстерәсез. Хәзерге заман таләпләренә җавап бирүче әзер белгечләрнең яңа буынын үстерүегез өчен рәхмәт», - диде элек УТНС Лениногорск базасында начальник булып эшләгән Виктор Юнысов.
Анастасия Петрова.
Сергей Трусов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев