Лениногорскиның үзәк китапханәсендә Николай Карасевның күргәзмәсе эшли
Шәһәрдәге Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Шамил Бикчурин премиясе лауреаты, шагыйрь, прозаик, агачка уеп ясаучы, рәссам Николай Владимирович Карасевның шәхси күргәзмәсе ачылды.
Николай Карасев үз стиле булган рәссам. Аның картиналары- күңел поэзиясе. Күргәзмәдә агачтан уеп ясалган картиналар бик күп куелган.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән экспонатлар техника буенча һәм башкару ягыннан төрле. Мондый картиналарны бер тапкыр күргәннән соң, авторның эше белән тәэсирләнеп калалар.
Күргәзмә 15 декабрьгә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев