Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Марат Әхмәтов киләсе елга төп бурыч дип хезмәт хакын арттыруны атады

Министр фикеренчә, хезмәт хакын күтәрмичә авыл хуҗалыгында кадрларны саклап калырга мөмкин түгел.

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов киләсе елга төп максат дип хезмәт хакын арттыруны атады. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында әйтте.

"Ул (ягъни хезмәт хакы - ТИ) бүген безнең төп проблемаларыбызның берсе. Алдагы елда максатыбыз - беренче чиратта шушы мәсьәләдә кискен борылыш ясау", - диде ул.

Марат Әхмәтов бу максатны тормышка ашыруның юлын күрсәткечләр белән мавыкмыйча, җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрүдә күрә. Министр аның юнәлешләрен дә билгеләде: куәтле техника белән кораллану, продукциянең сыйфатын һәм күләмен яхшырту аша аны отышлырак итеп сату һәм хезмәтне дөрес итеп оештыру. "Авыл җирендә эшләүче хезмәт кешесенең хезмәтенә хакны бик нык күтәрә алмасак, авылда хезмәт кешеләрен саклап калу мөмкинлеге бик чикле булачак", - диде министр. 

Марат Әхмәтов әйтүенчә, быел терлекчелектә берникадәр үсеш булган - сөт җитештерү буенча 102, ит җитештерү буенча 103 процент. Министр моны "тыйнак үсеш" дип атады. Корылык булу сәбәпле, игенчелек буенча күрсәткечләр былтырга караганда түбән - 2017 елда 5 миллион тонна ашлык җыеп алынса, быел 3 миллион 950 мең тонна. 

Министр техник культуралар - көнбагыш, рапс уңышының игенчеләрнең финанс запасларын күпмедер ныгытканын әйтте. Шулай ук быел ашлыкка бәяләрнең югары булуы да хуҗалыкларга уңай тәэсир иткән."Инде елы да рекордлы булып, бәясе дә быелгы кебек булса, ул тагын да уңайрак булган булыр иде", - диде Марат Әхмәтов.

Фото: Салават Камалетдинов

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев