Матурлык җырчысы белән очрашу
Шөгердәге В.П.Чкалов исемендәге мәктәптә рәссам Мансур Салих улы Закиров белән очрашу узды.
Күршедә кем яшәгәнне дә белмәгән заманда, авылдан чыккан күренекле шәхесләр белән таныштыру, аларның иҗатын укучыларга җиткерүне без, укытучылар, үзебезнең изге бурычыбыз дип саныйбыз.
Бу очрашу балалар күңелендә озак сакланыр. Алар рәссамның иҗаты һәм тормыш юлы белән якыннан таныштылар, үзләрен кызыктырган сорауларга җаваплар алдылар. Яңа гына табадан төшкән “Шөгердән Чукоткага кадәр” дигән китабына күзәтү ясадылар.
Талант дигән гүзәл сыйфатка тыйнаклык белән кыюсызлык та иярүчән була бит. Мансур абый Закиров та күкрәк киереп, иҗаты белән мактанып, үзен күрсәтеп, башкалардан мактатып йөри торган зат түгел.
Мансур абый 1937 елның 17 ноябрендә Яңа Шөгер авылында колхозчы гаиләсендә туып үсә. Шөгер бистәсендәге Чкалов исемендәге мәктәпне тәмамлагач, армиягә китә. Хезмәт срогын тутырып кайткач, яшь , энергиясе ташып торган, рәсем сәнгатенә гашыйк булырга өлгергән егет, теоретик яктан белемен ныгыту максаты белән Лениногорск педагогия училищесына укырга керә. Әлеге уку йортын 1966 елда тәмамлап, бер ел рәсем – сызым укытучысы булып эшли. Язмыш җиле аны таулы-ташлы Шөгереннән аерып, тагын да биегрәк таулы якка,Чукотка якларына алып китә. Морзе әлифбасын яхшы белгәнлектән аны башта телеграфист итеп эшкә алалар, аннан ул рәссам булып эшли башлый.
Анда яшәгән дәвердә Мансур абый Чукотканы аркылыга-буйга йөреп чыга, Врангель утравында да була, төньяк халыкларының тормышы белән якыннанрак таныша. Чукотканың кырыс та, матур да табигатенә гашыйк егет үзе сокланган күренешләрне рәсемгә төшерә башлый.
Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил, ди халык. 20 елдан соң Мансур Закиров хатыны Роза апа белән туган якларга кайтып, Яңа Шөгер авылында - әти-әнисе яшәгән йортка төпләнәләр.
Чирек гасырга якын гомерен Ерак Көнчыгыш, Чукот диңгезе буендагы үзе бик кырыс, шул ук вакытта мәгърур табигатен тасвирлауга багышлаган рәссам газиз җиренә кайтуга баш-аягы белән Шөгер тауларын, урманнарын, нефть сиртмәләрен, авыл күренешләрен ясау эшенә “чума”.
Картиналары белән күп күргәзмәләрдә катнаша. Эшләре 1985 елда Владивостокта “Советский Дальний Восток», ә 1991 елда Казанда “Большая Волга” дигән зона күргәзмәләренә куела, аларга зур бәя бирелә. 1995 елда Казанда “Шөгердән Чукоткага кадәр” дигән шәхси күргәзмәсе зур уңыш белән уза. Анда ул йөздән артык картинасын сәнгать сөючеләр хозурына тәкъдим итә. 1998 елдан Татарстан, 2001 елдан Россия рәссамнар берлеге әгъзасы.
Аның эшләре Россия дә генә түгел, Аляска, Канада, Югославия, Германия һәм башка илләрнең сәнгать сөючеләренең шәхси коллекциясендә дә саклана.
2005 елда Шамил Бикчурин исемендәге премиягә лаек булды. 2020 елда аңа “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Мансур Салихович 20 ел буена үзенең китабын чыгарырга хыяллана һәм аның хыялы тормышка аша. 2020 елда аның “Шөгердән Чукоткага кадәр” дигән китабы басылып чыга.
Хәзерге вакытта Мансур абый табигатьнең искиткеч гүзәл почмагында, беренче кара алтын чыккан данлыклы Яңа Шөгер авылында тыныч кына гомер кичерә. Өч бүлмәдән торган җыйнак кына йортның олы ягы Мансур абый өчен остаханә булып тора. Бу йортта Шигърият, Сәнгать, бер сүз белән әйткәндә, Матурлык яши.
Резидә Хәертдинова, Шөгер
Тулысы белән "Заман сулышы" газетында җомга санында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев