Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мичурин китапханәсендә Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышланган чара узды (+фотолар)

Гаилә кыйммәтләре – рухи тәрбиянең табигый бер өлеше.

Бу – бар диннәрдә дә чагылыш алган. 8 июль - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә.  Мичурин мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бу көн уңаеннан гаиләләр белән чара үткәрде.

-    Яшь гаиләләр һәм бер-берсе белән яратышып йөри торган яшьләр өчен гаилә кыйммәтләре, гаиләдәге мөнәсәбәтләр – мөһим, - ди Мичурин китапханәсе хезмәткәре Сания Вахитова. – 8 июльдә билгеләп үтелүче бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге тора. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакълыкны сурәтли.

Чарада катнашучыларны бер дә тик тотмаганнар. Алар төрле сынаулар узган, конкурсларда катнашкан. Визит карточкасында үз гаиләләре белән таныштырганнар. Шулай ук “остаханәдә” кулланылыштан чыккан иске предметка икенче сулыш “өргәннәр”.

Катнашучылар мимика һәм хәрәкәтләр белән дә “аралашканнар”, күз карашыннан аңлашабыз дип әйтү шушы буладыр инде. Балалар булып сөйләп күрсәтеп, бала күңелен аңлый алуларын белгерткәннәр. Музыкаль сәләтне тикшереп, “Көйне таны” бәйгесе дә узган.
Соңыннан исә катнашучылар хыялда йөрткән йортны рәсемдә ясап биргәннәр.

Гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды, ди Сания Вахитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев