Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Министрның бәдрәфендә миллионнар табылган

Сәламәтлек саклау министры акчаны кайда яшерергә белгән.

 

Алтай Республикасының ришвәт алуда шикләнелүче сәламәтлек саклау министры Сергей Коваленконың бәдрәфендә тентү вакытында 5,8 миллион сум акча табылган.

Тентү "Березовая роща" микрорайонындагы шәхси йортта узган. Хокук саклау органнары вәкилләре каралты-кураларны тикшергән, бәдрәфкә һәм инвентарь саклау өчен бинага кергән. "Акчалар - 5,8 миллион сум тирәсе - бәдрәфтә төрле төстәге полимер пакетта такталар астында яшерен урында табылган", - дип белдерә чыганак.

 

Элегрәк Коваленко һәм аның ярдәмчесе Рөстәм Төенчеков дәүләт контрактлары төзегән өчен ришвәт алуда шикләнелгән. Шул ук вакытта алынган "откат"ларның гомум суммасы 4,6 миллион сум тәшкил итә, дип яза Кызыл таң.

 

 http://baltaci.ru

Фото: мк.ру
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев