Заман сулышы

Мәккәдә фаҗига: меңләгән кеше һәлак булган

Мәккәдәге Минә тавында килеп чыккан фаҗигале хәл аркасында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр арасында Татарстан вәкилләре юк. Бик күпләрнең үлеменә китергән фаҗигале хәл- күпләп җыелган халык арасында башланган этелеш сәбәпле булган. Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗигада зыян күрүчеләр 863 кешегә җиткән, 717 хаҗи мәрхүм булган. Коткару эшләре хәзер дә дәвам итә....

Мәккәдәге Минә тавында килеп чыккан фаҗигале хәл аркасында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр арасында Татарстан вәкилләре юк.
Бик күпләрнең үлеменә китергән фаҗигале хәл- күпләп җыелган халык арасында башланган этелеш сәбәпле булган.
Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗигада зыян күрүчеләр 863 кешегә җиткән, 717 хаҗи мәрхүм булган. Коткару эшләре хәзер дә дәвам итә.
"ТР МДН ХАҖ" программасы белән хаҗ сәфәренә юл тотучылар арасында әлеге хәлдән зыян күрүчеләр юк. Быел әлеге программа белән 750 кеше хаҗ кыла. Аларны тәҗрибәле төркем җитәкчеләре һәм 15 табиб озатып йөри, дип хәбәр иттте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
http://intertat.ru/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: