Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мордва Кармалка авылында яңа фельдшерлык акушерлык пункты ачылды (+фотолар)

Яңа 2024 елга керергә санаулы көннәр калганда, Мордва-Кармалка авылында шатлыклы вакыйга булды: бүген өр-яңа ФАП ачылды.

Мордва Кармалка авылы халкы бу вакыйгага бик куанган. Җырлап-биеп кенә тордылар. Яңа ел алды булгач, Кыш бабайсыз да булмый, ул да биредә катнашты, авыл халкын котлады.

Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова килде. Шулай ук авыл башлыгы Ольга Кириллова һәм авыл халкы катнашты. Барысы да: “ФАПка профилактика өчен генә килергә булсын”, - дип теләделәр.

Яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты заманча таләпләргә туры килә торган, медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлары булдырылган итеп сафка баскан.

ФАП мөдире – Гөлнара Исламова, Мордва-Кармалкада 14 ел эшли , ә медицина системасында – 33 еллык стажы бар.

“Яңа ФАПта кирәкле барлык яңа җиһазлар бар. Менә безгә яңа җиһазлар: электрокардиограф, кислород аппараты кайтты,  кальпоскоп бездә юк иде, хәзер бар. Кыскасы, рәхәтләнеп эшләр өчен уңайлыклар, шартлар тудырылган”, - ди ФАП мөдире Гөлнара Тәлгатовна.

Шушы авылда яшәүче Мария Стенькина әйтүенчә, яңа ФАПны элеккесе белән чагыштырып та булмый. “Элекке бинада салкын иде. Фельдшерыбыз Гөлнара Тәлгатовнаны да кызгана идек, аңа салкын бинада эшләргә туры килде бит. Ул – безнең бик ярдәмчел фельдшер-табибыз. Без бу яңа ФАПны күптән көттек. 2019 елда безнең авылда яңа ФАП төзиячәкләр дигәннәр иде. Ул ковид чире белән тукталды. Ләкин без өметне өзмәдек. Менә бүген шатлыклы көн: ФАП ачылды. Ул шундый якты, матур, иң мөһиме – җылы. Авыл халкы да бик сөенде. Төзүчеләргә дә, Татарстан, район җитәкчелегенә зур рәхмәт”, - ди Мария Михайловна.

Мордва Кармалкадагы ФАП 278 кешегә медицина ярдәме күрсәтәчәк, шуның 12се – балалар.

Халыкка биредә беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтеләчәк, вакцинация узып булачак һәм профилактик медицина тикшеренүе һәм диспансеризациянең беренче этабын үтә алалар.

Фельдшер-акушерлык пункты “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектының “Беренчел медик-санитар ярдәм системасын үстерү” программасы буенча төзелгән.

Розалия Мостафина, автор фотолары

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев