Мордва-Кармалка авылы быел, гадәттәгечә, республика күләмендә уздырылучы Балтай бәйрәме кунакларын җыйды. Монда рәсми кунаклар, авыл халкы, шунда туып үсеп хәзер читтә яшәүчеләр катнашты.
Нинди бәйрәм соң ул, диярсез. Аның тамырлары борынгы заманнарга барып тоташа. Балтай исемле бер бабай читтә яшәүдән туеп, балаларның күңелен күтәрер өчен, урманнан агач яфракларына уралып, аю...
Мордва-Кармалка авылы быел, гадәттәгечә, республика күләмендә уздырылучы Балтай бәйрәме кунакларын җыйды. Монда рәсми кунаклар, авыл халкы, шунда туып үсеп хәзер читтә яшәүчеләр катнашты.
Нинди бәйрәм соң ул, диярсез. Аның тамырлары борынгы заманнарга барып тоташа. Балтай исемле бер бабай читтә яшәүдән туеп, балаларның күңелен күтәрер өчен, урманнан агач яфракларына уралып, аю булып киенеп чыга. Шул чордан әлеге хәл милли гореф-гадәткә әйләнә һәм ел саен билгеләп үтелә. Ул урман хуҗасы - аюны олылау, авыл халкының авыр хезмәтен хөрмәтләү, мул уңыш һәм сәламәтлек символы булып тора.
Бәйрәм Мәдәният йорты каршында башланып, авыл кырыендагы матур гына яшел урман аланлыгында дәвам итте. Анда авыл халкы гына түгел, шәһәребездән һәм Казаннан мәртәбәле кунаклар, Әлмәт, Бөгелмә, Чирмешән районында яшәүче мордва һәм башка халык вәкилләре килгән иде.
Барча җыелган халыкны иң беренче итеп, муниципаль район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева котлады һәм шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов исеменнән тәбрикләү сүзләре җиткерде. Аның котлауларына авыл җирлеге башлыгы Алексей Бабакаев һәм Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Зарипова да кушылды. Шуннан соң сүз Казан шәһәреннән килгән кунакларга бирелде. Татарстан Републикасы Президенты аппаратының элемтә һәм милли мөнәсәбәтләр буенча бүлек начальнигы Вячеслав Никифоров, Татарстан халыклары Ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров , республиканың традицион мәдәнияте үсеше үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахманов һәм башка кунаклар җылы сүзләре, үзенчәлекле котлаулары белән күңелгә кереп калды. Алар, үз чиратында, бу бәйрәмнең Тарихи-мәдәни мирас елы уңаеннан үткәрелүен әйтеп үтте.
Котлаулардан соң, Балтай бәйрәменә төрле шәһәрләрдән килгән кунакларга сүз бирелде. Алар арасында безнең шәһәрдән «Пезёлнэ» һәм «Эрзянка», Әлмәт районыннан «Мастор Ягода», Бөгелмә районыннан «Валдо чи», Чирмешән районыннан «Умарина», Казан шәһәреннән «Кудони атя» фольклор ансамбльләре халык алдында җыр-моңга оста булуын күрсәтте һәм бер генә тамашачыны да битараф калдырмады, чөнки җыелган халыкның барысы да аларга кушылып җырлап утырды һәм биеп тә алды.
Бәйрәм барышында «Республика мордва милли ризыклары» конкурсы да барды. Жюри әгьзалары милли мордва ризыкларыннан авыз иткәч, катнашучыларга Диплом тапшырып, лаеклы урыннар бирде. Нәтиҗәдә, Әлмәтнең «Мастор Ягода», Чирмешән районының «Умарина», Казанның «Кудони атя» фольклор ансамбльләре III урын алса, шәһәребезнең «Эрзянка» халык фольклор ансамбле - II урынны, Бөгелмә шәһәренең «Валдо чи» ансамбле I урынга лаек булды. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: катнашучылар әзерләгән милли ризыклар чанамо ловсо (әчегән сөт), ламбамо пряка (баллы пирог), поза (квас) кебек ризыклар жюри әгъзаларына гына түгел, халыкка да бик ошады.
Балтай барышында шуңа игътибар иттем, бер яктан сәхнә түреннән җыр-моң агылып торса, икенче яктан милли киемнәргә киенгән апалар егет-кызларга, абый-апаларга, яфрактан матур калфаклар ясап бүләк итә торды. Моңа бигрәк тә кечкенәләр куанды, йөзләрендә елмаю балкыды. Бәйрәмне шундый ямьле һәм кызыклы итеп оештырганнары өчен Казан вәкилләре ансамбль җитәкчеләренә Дипломнар тапшырды.
Бәйрәмнең иң мавыктыргыч өлеше - «Аю»ны өрәңге яфракларыннан торган ботакларга киендерү иде. Бу эшкә авылның ике егете алынды, бераздан аларга бер малай да килеп кушылды. Өч «Аю»ны да уртага бастырып, алар тирәсендә халык әйлән-бәйлән рәвешендә йөреп, җырлады һәм биеде. Аларны хөрмәтләгәннән соң, барысы бергә җыелып авыл буенча киттеләр, һәр йортка кергән саен авылдашлары аларны сый-хөрмәт белән каршы алды. Шулай күңелле генә вакыт үткәргәннән соң, халык «Аю»лар белән бергә чишмә янына җыелды аларны, берәм-берәм яфраклардан арындыра башладылар. Яшьләр һәм балалар бер-берсенә су сибешеп уйнады. Моның асылы шунда, алар шул рәвешле яңгырның еш явуын, уңышның мул булуын тели булып чыкты. Бәйрәм тәмамлангач, барысы да күтәренке кәеф һәм онытылмаслык хис-кичерешләр белән өйләренә таралышты.
Нет комментариев