Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Нефть техникумы студентлары дипломлы булды (ФОТОЛАР)

Бүген нефть техникумында белем алучы 303 егет-кыз студент исеме белән саубуллашты. Матур һәм кояшлы иртәдә алар кулларына һөнәри диплом алдылар. Бары тик "5"ле билгеләреннән торган кызылларына - 35 студент ия булды. Әлеге җитди документы аларга укыту эше буенча директор урынбасары Галия Билалова тапшырды. Истәлекле вакыйга белән аларны котларга "ТМНУ" җәмгыяте...

Бүген нефть техникумында белем алучы 303 егет-кыз студент исеме белән саубуллашты. Матур һәм кояшлы иртәдә алар кулларына һөнәри диплом алдылар.


Бары тик "5"ле билгеләреннән торган кызылларына - 35 студент ия булды. Әлеге җитди документы аларга укыту эше буенча директор урынбасары Галия Билалова тапшырды.

Истәлекле вакыйга белән аларны котларга "ТМНУ" җәмгыяте директоры Равиль Гөбәйдуллин да килгән иде. Ул бәйрәмнәре белән котлап, практика вакытында үзләрен бары тик яхшы яктан күрсәткән: Айнур Әхмәтҗанов, Ильяс Хайретдинов, Данияр Эшпулатов һәм Ильнур Кашаповны билгеләп үтте. Егетләргә Рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырды.

Кулына яңа гына кызыл диплом алган Лениногорск кызы Лера Кащавцева:

- Әле кичә генә сентябрь ае кереп, педагогларыбызны укытучылар көне белән котлаган идек. Инде аерылышыр вакыт та җиткән. Бергә укыган курсташларымны да, безнең өчен янып-көеп йөргән Галина Асылгараеваны да сагынырбыз инде, - ди.

Кемнән генә сорама:

- Күмпе сынауларны бергә үттек, борчу- шатлыкларыбызны бүлештек. Чыннан да, аерылышу авыр һәм моңсу, - ди алар.

Зилә Мөдәрисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев