Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ОСАГО, салымнар һәм реклама турында законнарга төзәтмәләр үз көченә керде

22 августтан ОСАГОны техник карау үтмичә һәм диагностика картасын күрсәтмичә генә алып булачак.

 Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин август аенда законнарга нинди төзәтмәләрнең үз көченә керүе хакында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Беренчедән, россиялеләр спорт белән шөгыльләнүгә (фитнес-клублар, бассейннар һ.б.) сарыф ителгән акчаның бер өлешен кире кайтара алачак. Хезмәт күрсәтү буенча килешүнең күчермәсе һәм касса чегы күпме чыгым тотылуына дәлил булачак. Күп дигәндә, 15,6 мең сум (елына иң күбе 120 мең сум акча сарыф иткән очракта) кайтарырга мөмкин.

Аны үзеңә дә, балаларыңа да рәсмиләштерергә рөхсәт ителә. Хәзерге вакытта мондый чара торак сатып алу, дәвалану, укуга (һ.б.) тотылган чыгымнарга карата гамәлдә.

Икенчедән, 22 августтан ОСАГОны техник карау үтмичә һәм диагностика картасын күрсәтмичә генә алып булачак.

Өченчедән, түбә яки төрле оешмалар диварында урнаштырылган колонкалардан яңгыраган тавышлы реклама тыелачак. Бу шәһәрләрдә шау-шуның кимүенә китерәчәк.

Моннан тыш, гражданлыгы булмаган затлар Россиядә шәхес таныклыгы (ул вакытлыча бирелә) алып, аның буенча эшли алачак. Кеше гражданлык алса, таныклык үз көчен югалтачак.

«Хайваннар дөньясы турында» һәм «Аучылык турында»гы законнарга төзәтмәләр саны даими рәвештә кими барган хайваннарга ауны тыярга мөмкинлек бирәчәк.

Китапханәләр, архивлар, музейлар һ.б. мәдәният учреждениеләре моннан соң 2020-2021 еллар өчен табышка салым буенча аванс акчасы түләмәскә тиеш. Төбәкләр исә интеллектуаль милектән табышка салымның киметелгән ставкасын билгели алачак.

Ерак Көнчыгышта җир кишәрлеген уңышлы үзләштергән кешеләр тагын бер участок рәсмиләштерә ала. Чит ил туристларына исә Россиягә ярты елга кунак визасы рәсмиләштерү хокукы биреләчәк.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X