Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Подлесныйда яңа тротуар барлыкка килде, хәзер курыкмыйча йөри алалар

Подлесный бистәсенә керүче юл моңарчы җәяүлеләр өчен зур куркыныч тудыра иде. Ниһаять, әлеге имин булмаган юл участогында тротуар барлыкка килде.



Үзгәрешкә иң беренче чиратта ата-аналар сөенде. Алар бу урында тротуар салынуны аеруча зур түземсезлек белән көтте. Чөнки әлеге юлдан Сельхозтехника бистәсендә яшәүче балалар мәктәпкә йөриләр. Язгы-көзге пычрак вакытларда һәм кыш көне карлар явып узгач, биредән йөрүләр аеруча да кыен булган.

Мәктәп директоры Фәридә Богодарова әйтүенчә, тротуар салу бик зур проблеманы чишәргә ярдәм иткән.
-    Балалар хәзер куркынычсыз булган киң, тигез тротуардан йөри. Юлда килеп чыккан кайбер хәлләр балалардан гына тормый. Әлеге тротуар Сельхозтехника бистәсенең үзенә кадәр үк сузылса да яхшы булыр иде, – ди Фәридә Богодарова.

Подлесный мәктәбендә укучы 76 баланың 20 гә якыны Сельхозтехника бистәсеннән килеп йөри. Әлбәттә, һәр ата-ананың да баласын мәктәпкә машинада китерү мөмкинлеге юк. Аннары, укучылардан тыш бу юлдан эшкә йөрүчеләр дә, әти-әниләре белән балалар бакчасына баручылар да, өлкән яшьтәге кешеләр дә йөри.  Хәзер инде алар өчен биредә куркыныч янамый диярлек. Район бюджеты хисабына биредә тротуар салу мөмкинлеген тапканнар.

Ә бит моңарчы борчылырлык җирлек булган. Якынча ике ел элек биредә 4нче сыйныф укучысын автобус бәрдергән. Бу вакыйгадан соң ата-аналар шок хәлендә калган. 
- Хәзерге вакытта мәктәптә минем өч балам укый, 2 нче, 6 нчы һәм 8 нче сыйныфларда. Безнең мәктәптә укыган бала белән шундый хәл килеп чыккач, барыбыз да бик борчылдык, ул бик озак дәвалану узды. Әле ярый, хәзерге вакытта аның сәламәтлегенә берни дә янамый. Бу хәлдән соң аеруча да балаларыбыз өчен янып йөри башлаган идек. Аннары көзге-язгы чорда пырак ерып йөрергә туры килә иде. Инде хәзер тротуар булгач, бераз җиңел сулап куйдык. Әлегә ул урында ут юк. Киләчәктә әлеге юл участогында утлар куелса һәм дә инде кышкы вакытта вакытында кардан чистартылса бик әйбәт булыр иде, – ди күпбалалы әни Алинә Мардаганиева.

 

Тулырак "Заман сулышы" газетында

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев