Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов үз сайлау участогында тавыш бирде

Россия Президенты сайлаулары бара. Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов 1809нчы сайлау участогына килде.

Әлеге участок Геофизиклар микрорайонында, шәһәрнең 13нче мәктәбендә урнашкан. Рәгать Хөсәенов монда яшәү урыны буенча сайлый.

“Мин элеккеге матур гадәт буенча якшәмбе көнне сайлауга барам. Гаиләм: хатыным, кызым белән киявем сайлауларга барды инде. Бүген сайлауларның өченче көне. Без бу көннәрдә илнең киләчәге өчен, Россиянең көчле, иртәгәсе көнгә ышанычлы булуы өчен тавыш бирәбез”, - дип фикерләре белән бүлеште, бюллетеньне урнага салганнан соң.

Рәгать Хөсәенов әйтүенчә,  Масленица бәйрәменең бүген булуы да ике вакыйга бер-берсен тулыландыра гына.  Лениногорскида бердәм халык, без бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез, ди. 

“Беренче көнне үк – 15 мартта  лениногорскилыларның актив булуы шатландырды. Сайлау участоклары иртәнге 8.00 дә ачылгач, шунда ук активлык башланды. Эштән сорап китеп тә сайлауга бардылар. Беренче көнне халыкның 40 процентка якыны тавыш биргән иде. Кичә ял көне булса да, сайлау участокларына бардылар.  Бүген исә кемнәрдер эштән, вахтадан, командировкадан кайтучылар бара, район авыллары да актив катнаша. Шулай актив гражданлык позицияләре күрсәтүләре, булулары, бердәмлек күрсәтүләре өчен лениногорскилыларга рәхмәт сүзләре белдерәм”, - диде район башлыгы Рәгать Хөсәенов. 

  • Бүген – сайлауның соңгы көне. 20.00 сәгатькә кадәр шәһәр һәм районда сайлау участоклары ачык.

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев