Заман сулышы

Равил Кәримов турында авылдашы яза

Без, нигәдер, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре турында җылы сүз әйтергә кыенсанабыз: халык дөрес аңламаудан куркабыз. Дөнья бит, бөтен кешегә ярап бетү мөмкин дә түгел. Яхшы ният белән башкарылган эшне дә тискәре кабул итеп алучылар бар. Узган гасырның 90-нчы елларында исә башлаган шомлы җилләр безнең авылны да читләтеп үтмәде. Заманында даны бөтен...

Без, нигәдер, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре турында җылы сүз әйтергә кыенсанабыз: халык дөрес аңламаудан куркабыз. Дөнья бит, бөтен кешегә ярап бетү мөмкин дә түгел. Яхшы ният белән башкарылган эшне дә тискәре кабул итеп алучылар бар.
Узган гасырның 90-нчы елларында исә башлаган шомлы җилләр безнең авылны да читләтеп үтмәде. Заманында даны бөтен Россиягә таралган, республикада "Миллионер колхоз" исемен алган "Уңыш" күмәк хуҗалыгы рәсми рәвештә 2006 елда юкка чыгарылды. Ниһаять, 2011 елда Зәй-Каратай басуларын "Лениногорская" агрофирма"сы үз канаты астына алды. Озак еллар дәвамында ташландык хәлдә калган кырлар эшкәртелә, уңыштан авыл халкына пай җирләре өчен печән, салам һәм икмәк бирелә башлады. Бүлекчә белән үз авылыбызда туып-үскән Равил Кәримов җитәкчелек итә. Яңа хезмәт коллективы туплау, кышкы салкында техниканы урам уртасына урнашкан ачык яланда ремонтлау эшен оештыру да аның җилкәсенә төште.
Равилнең бу өлкәдә эшләве очраклы хәл түгел. Якташыбыз, күренекле язучы Җәмит ага Рәхимов 1985 елда ук бу гаилә белән танышып, "Бәхет биргән авылым" дигән кулъязма китабында түбәндәге юлларны язып калдырган: " ...Нәсимә (Равилнең әнисе Җ.Х) турында сөйләп тә торасы юк. Эш сөймәсә, аны яратып башкармаса, дүрт ташбаш - дүрт малай үстереп, һаман савымчы булып йөриме, йә!? Әйтергә генә ансат бит, унбер ел фермада. Төп эшеннән кала, өйдә тагын биш ир-ат бит җилкәсендә. Әтиләрен(Сәгыйть абый. Урыны оҗмахта булсын. Җ.Х) сөйләп тә торасы түгел, скважиналар ремонтлый, еш кына баштан-аяк нефтькә чумып кайта. Олы уллары гел машина-трактор тирәсендә... Дөрес кечкенәләре Равил IV класста гына. Әмма җәйләрен мазутка-майга аңардан да ныграк буялучы юктыр.
Җәмит ага телгә алган "кечкенә малай" - Равил урта белем алып чыккач, һавадагы торнага ышанып, зур калаларга китәргә омтылмады, туган авылында калып, колхоз тракторы кабинасына утырды. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" җәмгыятендә механизатор булып эшләгән чорда (2008 ел) "Чулпан" хуҗалыгында "Полесье" комбайнында 2 мең 387 тонна ашлык суктырып, районда беренче урынны яулап алды. Армиягә кадәр үк танышкан, Сугышлы авылы кызы Зөлфия белән гаилә корып җибәрде. Хатыны балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Алар Гүзәл, Раил исемле балалар үстерәләр. Тырышып, үз көчләре белән тапканның кадерен белеп, мал-туар асрап, матур гына яшиләр. Равил Казандагы аграр университетка читтән торып укырга керде. Бүгенге көндә аның карамагында 2 мең 700 гектар җир бар. Иң авыр, корылык елларында да бүлекчәнең урталыктан түбән төшкәне булмады.
Җәүдәт Хәлимов, Зәй-Каратай

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: