Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Җиңү көне белән котлый

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Кадерле лениногорскилылар!

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз. Бу көнне һәркем уйлары белән булса да, 1945 елның май аена кайтып килә. Җиңүне якынайтыр өчен батырларча көрәшкән солдатларны, бар авырлыкны үз җилкәләрендә күтәргән тыл хезмәтчәннәрен искә алабыз бу көнне.
Җиңү бәйрәме – һәркем өчен кадерле. Чөнки сугыш дигән афәт беркемне дә читләтеп үтмәгән. Җиңү – һәр гаилә тарихының бер өлеше ул. Кырык бишнең языннан соң шактый еллар үтсә дә, безнең халык өчен Җиңүнең авырлык, газап белән бирелүен онытмыйбыз.
Бу якты, шатлыклы көнне илебезнең тынычлыгы өчен көрәшкән ветераннарыбызга, сугыш һәм аннан соңгы чорда чын патриотлар булып яшәүче тыл хезмәтчәннәренә, баш иеп, олы рәхмәт хисләрен белдерәбез. Ветераннар яшь буынны тәрбияләүдә үрнәк булып торалар, акыллы киңәшләрен бирәләр. 
Сугыш кырларында батырларча һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбызның истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Хәзерге көндә арабызда булган ветераннарга кадер-хөрмәт күрсәтик, алар безнең өчен зур горурлык булып тора.
Хөрмәтле ветераннар, аяз күк йөзе, имин тормыш өчен зур рәхмәт сезгә. Сезнең җиңү олы батырлык ул. Сезгә исәнлек, күңел күтәренкелеге, якыннарыгызның хөрмәтен һәм игътибарын тоеп яшәгез. Моннан соң да илгә кайгы-хәсрәт килмәсен, муллыкта, иминлектә яшик.


Рәгать Хөсәенов, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев