Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Халыкара өлкәннәр көне белән котлый

Кадерле лениногорскилылар, сугыш һәм хезмәт ветераннары, өлкән буын кешеләре! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан чын күңелдән котлауларны кабул итеп алыгыз. 1 октябрьне икенче төрле зирәклелек, киң күңеллелек бәйрәме дип тә атап булыр иде. Бу көнне без сугыш һәм хезмәт ветераннарына, шәһәр һәм районыбыз үсешенә өлеш керткән өлкән буын вәкилләренә олы рәхмәтебезне...

Кадерле лениногорскилылар, сугыш һәм хезмәт ветераннары, өлкән буын кешеләре!
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан чын күңелдән котлауларны кабул итеп алыгыз. 1 октябрьне икенче төрле зирәклелек, киң күңеллелек бәйрәме дип тә атап булыр иде. Бу көнне без сугыш һәм хезмәт ветераннарына, шәһәр һәм районыбыз үсешенә өлеш керткән өлкән буын вәкилләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Өлкән буын ул - геройлык, патриотлык, чыдамлылык үрнәге. Сез башлаган эшләр белән бүген дә горурланып яшибез.Безнең хөрмәтле ветераннарыбыз дәһшәтле Ватан сугышын кичеп, безгә тыныч тормыш бүләк иттеләр.
Шунысы шатлыклы күренеш: өлкән буын лаеклы ялда булуларына карамастан, безнең арада. Шәһәр, район, шулай ук республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашасыз. Яшь буынга югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә ярдәм итеп торасыз.
Үз-үзегезне аямыйча, фидакарьләрчә Лениногорск районы үсешенә хезмәт итүегез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәм, хөрмәт белән баш иям. Сезнең уңыш-казанышларыгыз белән горурланабыз, сездән үрнәк алабыз. Сезгә ныклы исәнлек, тыныч тормыш, күңел күтәренкелеге телим. Якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игътибарын тоеп яшәргә язсын.
Рәгать Хөсәенов, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев