Республика юлларында авыр йөк ташучы машиналар хәрәкәтенә чикләүләр кертелә
Чикләүләрне кертүнең максаты: - юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, юлларның төзеклеген саклау һәм язгы чорда аврияләр санын киметү.
2024 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә, дип хәбәр итә Лениногорск дәүләт автомобиль инспекциясе.
Чикләүләр күчәр йөкләнеше 6 тоннадан арткан автомобильләргә кагыла.
Чикләүләргә эләгүче юл участокларының тулы исемлеге республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы рәсми сайтында бастырылган.
Чикләүләр кертелү сәбәпле, йөк ташучыларга хәрәкәт маршрутларын алдан планлаштырырга тәгъдим ителә:
- Хәрәкәт чикләнгән юлларның тулы исемлеге белән танышып, әйләнеп узу өчен альтернатив юлларны карап куярга
- Авыр йөк белән юлга чыгуны планлаштырганда мөмкин булган тоткарлыкларны исәпкә алырга
Чикләүләрне бозучыларны гамәлдәге законнар нигезендә штраф санкцияләре көтә. Машина йөртүчеләргә һәм транспорт компанияләренә бастырылган материалларны игътибар белән өйрәнергә һәм билгеләнгән кагыйдәләрне төгәл үтәргә киңәш ителә.
Чикләү язгы чорда юл өслегенең аеруча нык җимерелүе сәбәпле кертелә. Ул, шулай ук, юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Әлеге чикләүләр пассажирлар ташучы, махсус техника, чүп чыгаручы һәм хәрби транспортка кагылмый.
фото: Лениногорск ГАИ бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев