Заман сулышы

Республика лидеры белән Лениногорскидан Кашаповлар очрашты

Шушы көннәрдә Казан Кремлендә Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов республиканың үрнәк гаиләләре белән очрашты, Лениногорскидан анда Кашаповлар гаиләсе барды. Быел әлеге үрнәк гаиләнең бергә яшәүләренә 15 ел тулган. Бу очрашу алар өчен гаилә бәйрәменә зур бүләк булган. Марат Мәҗитович нефтьче булып эшли, хатыны Гөлүзә Сөләйманова адвокат. Азат белән Алинәнең яраткан әти-әнисе...

Шушы көннәрдә Казан Кремлендә Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов республиканың үрнәк гаиләләре белән очрашты, Лениногорскидан анда Кашаповлар гаиләсе барды.

Реклама

Быел әлеге үрнәк гаиләнең бергә яшәүләренә 15 ел тулган. Бу очрашу алар өчен гаилә бәйрәменә зур бүләк булган. Марат Мәҗитович нефтьче булып эшли, хатыны Гөлүзә Сөләйманова адвокат. Азат белән Алинәнең яраткан әти-әнисе дә. Шулай ук гаилә башлыгы спортчы булгач, бу гаиләне идарә, шәһәр күләмендә үткәрелгән ярышларда еш очратырга була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: