Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

РФ Хөкүмәте машиналарны бензиннан газга күчергән өчен субсидияләрне ике тапкыр арттырды

Хөкүмәт автомобильләрне бензиннан газга күчергән вакытта россиялеләрнең чыгымнарын субсидияләү күләмен арттырды.

Хәзер аларга сарыф ителгән сумманың 24 процентын түгел, ә 48 процентын компенсацияләячәкләр. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге эш «Энергетиканы үстерү» дәүләт программасы кысаларында алып барыла. 2024 ел ахырына транспорт өчен ягулык буларак файдаланыла торган табигый газның (метан) күләме 2,7 миллиард кубометрга кадәр артыр дип көтелә.

Хөкүмәттә субсидиянең күләме арту бизнес һәм Россия гражданнары тарафыннан ягулыкның әлеге төренә ихтыяҗны киметмәскә ярдәм итәр дип өметләнәләр.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев