Россиядә ипотека буенча айлык түләү 2025 елда 13 процентка артачак
«Илкүләм кредит рейтинглары» агентлыгы фаразларына караганда,
Россиядә ипотека кредитлары буенча уртача айлык түләү 2025 елда 13 процентка артачак һәм беренче тапкыр 35 мең сумнан артып китәчәк. Бу 2024 ел белән чагыштырганда айлык түләү шактый нык арта дигән сүз. Былтыр уртача түләү 31 мең сум тәшкил иткән булган (алдагы ел белән чагыштырганда 3 процентка күбрәк). Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Әгәр 2025 елның икенче яртыеллыгында регуляторлар бурыч йөкләнеше күрсәткече 80 проценттан югары булган очракта ипотека кредитлары бирүгә чикләүләр кертсә, айлык түләү арту тизәергә мөмкин. Бу очракта шулай ук ипотека кредитларының уртача күләме 4 миллион сумнан артык булырга мөмкин. 2024 елда исә бу күрсәткеч 1,3 процентка – 3,7 миллион сумга кадәр кимегән иде.
Моннан тыш, 2025 елда яңа ипотека кредитлары күләме кимү көтелә: «Илкүләм кредит рейтинглары» агентлыгы бәяләүләре нигезендә, 0,8-1 миллион яңа кредит биреләчәк, бу 2024 ел белән чагыштырганда 30-40 процентка азрак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев