Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә запаста булу яше 5 елга артачак

Россия Дәүләт Думасы депутатлары запаста булу яшен 5 елга озайту турындагы законны соңгы укылышта кабул итте.

Бу чара рядовойларга, сержантларга, старшиналарга, прапорщикларга һәм мичманнарга кагыла.

Беренче разрядлы хәрби хезмәткәрләр өчен запаста булу яше 35 яшьтән 40 яшькә кадәр, икенчесе өчен 45 яшьтән 50 яшькә кадәр, өченчесе өчен 50 яшьтән 55 яшькә кадәр арттырыла. Закон 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Шулай ук документта күчеш нигезләмәләре төгәлләштерелә, алар нигезендә 50 яшькә җиткән гражданнарга запаста булу 51 яшькә, 2025 елда 52 яшькә, 2026 һәм 2027 елда 53 һәм 54 яшькә кадәр озайтыла.

Билгеләп үтелгәнчә, 2024 елга кадәр отставкага чыккан 50 дән 54 яшькә кадәрге гражданнар запаска кертелмәячәк. Хезмәт итәргә теләгән һәм гариза биргән россиялеләр генә искәрмә була.

Запаста булу яшен арттырудан тыш, мобилизация резервында булу яшен дә арттыру күздә тотыла. Хәрби исемнәре булган өлкән офицерлар өчен ул 65 яшь, кече офицерлар өчен 60 яшь, башкалар өчен 55 яшь тәшкил итәчәк.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-zapasta-bulu-yase-5-elga-artacak-5873852

фото: Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев