Заман сулышы

Россия көнендә район башлыгы футбол уйнады (фотолар)

Шәһәребезнең 13 нче мәктәп спорт мәйданчыгында җирле депутатлар белән сайлаучылар футболда көч сынаштылар. Россия көне уңаеннан ул быел өченче тапкыр үткәрелде. Депутатлар командасында район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Сергей Тимаков, җылылык челтәрләре предприятисесе җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин һәм башкалар бар иде. Сайлаучылар командасында капкачы булып Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе...

Шәһәребезнең 13 нче мәктәп спорт мәйданчыгында җирле депутатлар белән сайлаучылар футболда көч сынаштылар.
Россия көне уңаеннан ул быел өченче тапкыр үткәрелде. Депутатлар командасында район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Сергей Тимаков, җылылык челтәрләре предприятисесе җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин һәм башкалар бар иде. Сайлаучылар командасында капкачы булып Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе начальнигы Марс Хәсәнов торды. Уенчылары - мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, шәһәр башкарма комитет җитәкчесе Александр Табаков һәм башкалар.
Уенда депутатлар командасы җиңү яулады. Алар "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсенең Кубогы һәм Дипломнарына ия булды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: