Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә арка мускул атрофиясен дәвалау өчен дөньядагы иң кыйммәтле дару әйләнешкә чыкты

Россиядә Швейцариянең Novartis компаниясендә җитештерелгән «Золгенсма» препараты рәсми рәвештә әйләнешкә чыкты.

Дөньядагы иң кыйммәтле дару арка мускул атрофиясен дәвалау өчен кулланыла. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Перспектив технологияләрне үстерү үзәгендә хәбәр иттеләр.

«Золгенсма» препаратының тәүге берничә кабы тиешле маркировка алды һәм әйләнешкә чыкты. «Честный знак» системасы мәгълүматлары шуны раслый. Препаратның өч кабын башкаланың Морозов балалар хастаханәсе һәм Илкүләм балалар сәламәтлеге медицина тикшеренүләр үзәге файдаланды инде», - диелә хәбәрдә.

Арка мускул атрофиясе – сирәк очрый торган генетик авыру. Аның нәтиҗәсендә кешенең арка миендәге хәрәкәт нейроннарына зыян килә, бу мускуллар атрофиясе һәм параличка китерә. Бүген дөньяда әлеге авыруга каршы нибары өч препарат бар.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев