Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә театр, кино яки музейларга йөрү өчен яңа түләүләр барлыкка киләчәк

1 сентябрьдән башлап Россиядә 14-22 яшьлек кешеләр өчен яңа түләүләр барлыкка киләчәк.

Бу акчаны театрга, кино яки музейларга йөрү өчен тотарга мөмкин булачак.

Пушкин картасы турында Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгында узган очрашуда сөйләделәр.

Очрашуда Мәдәният министрлыгы карамагындагы оешмаларны әлеге проектка кертү турында сөйләштеләр. Фикер алышуда шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Казан шәһәре Думасы депутаты Гүзәл Сәгыйтова, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов һәм башкалар катнашты.

Искәртеп үтик, Россиянең мәдәният министры Ольга Любимова илдә «Пушкин карталары» барлыкка киләчәк һәм аларга дәүләт дүрт айга өчәр мең сум салачак дип хәбәр иткән иде. Әлеге акчаны мәдәни чараларда катнашу өчен тотарга мөмкин булачак.

Программага барлык төбәкләрдәге театрлар, музейлар, концерт заллары һәм китапханәләр кушылачак.

«Пушкин картасы» турында Россия Президенты Владимир Путин «Туры элемтә» вакытында әйткән иде.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/culture/09-07-2021/rossiyad-teatr-kino-yaki-muzeylarga-y-r-chen-ya-a-t-l-l-r-barlykka-kil-ch-k-5829718

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев