Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Мактау тактасы ачылу турында хәбәр итте

Татарстанда Мактау тактасы ачылды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАКС кананлында хәбәр итте.

«Анда республикабызның хезмәт кешеләре турында мәгълүмат урнаштырылачак! Меңләгән кеше заводларда эшләп, икътисадыбызның тотрыклылыгын тәэмин итә, йөзләгән мең авыл хезмәтчәне өстәлебездә икмәк булсын өчен көн саен тырыша! Татарстан Мактау тактасын оештыруда республикабызның 5 меңгә якын эре һәм кече предприятиясе катнашты. Алар барлыгы 15 меңгә якын иң тырыш һәм уңган хезмәткәрләрен мактауга тәкъдим итте. Кандидатлар арасында мәртәбәле ветераннар, тәҗрибәле осталар, махсус хәрби операция геройлары да бар», – дип язды Рөстәм Миңнеханов. 

Лауреатлар турындагы мәгълүмат gordost.tatar.ru санлы платформасында урнаштырылачак.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев