Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Салават Фәтхетдинов Казанның мактаулы гражданины исеменә лаек булды

Татарстан һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов «Казанның мактаулы гражданины» исеменә лаек булды.

 

«Бөтен дөньяга татар халык җырын популярлаштырырга омтылган талантлы һәм оста җырчы Салават Фәтхетдинов Татарстан Республикасының һәм аның башкаласының эстрада сәнгатендә лаеклы урын алып тора. Аның күпьеллык хезмәтен югары бәяләп, бөтен дөньяга танылуын исәпкә алып, Салават Зәки улы Фәтхетдиновка „Казанның мактаулы гражданины“ дигән югары исем бирелде», — дип тәкъдим иттеләр тантанада артистны.

Салават Фәтхетдинов шулай ук хәйрияче һәм меценат буларак билгеле. Ул балалар йортларына, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләренә, аз тәэмин ителгән гаиләләргә даими ярдәм итә.

Фәтхетдинов — автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры. Ул кышкы «Салават» хәйрия автокроссларын оештыра.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев