Сәүдә үзәге артында хатын-кыз мәете табылган
Бу хәл Түбән Каман шәһәрендә булган. Иртәнге якта кибеткә чыгучылар җирдә аунап яткан җансыз хатын-кыз гәүдәсенә тап була. Түбән Кама шәһәренең "Лента" сәүдә үзәге янында үле хатын-кыз мәете тапканнар. Әлегә бу хатынның үлеме сәбәпләре билгесез. Йөрәге туктаган булырга мөмкин, дип тә фаразлыйлар. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. http://intertat.ru/tt
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев