Сентябрьдә татарстанлыларны октябрь салкыннары көтәчәк
Бу хакта КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ»га хәбәр итте.
Киләсе атнада Казанда температура климатик нормадан шактый түбән булачак.
«Хәзер календарь көз башланды, һава торышы кискен үзгәрә, температура фоны да кискен үзгәрештә. Киләсе дүшәмбедән башлап, температура климатик нормадан 4-5 градус түбән булачак. 5 сентябрьдән көндезге температура 14 градус, ә төнге температура 7 градус тирәсе булачак. Бу сентябрьнеке түгел, ә октябрьнең һава торышы», – диде ул.
Аның сүзләренә караганда, мондый һава торышы Россиянең бөтен Европа территориясенә арктик һава китерүне тәэмин итә торган салкын фронтның килүенә бәйле. Ә җәйнең соңгы ае Казанда коры һәм эссе булды.
«Август ае уникаль булды, бер ай эчендә бер тамчы яңгыр да булмады. Уртача айлык температура климатик нормадан 5 градуска югарырак булып чыкты һәм 23 градус тәшкил итте», – дип искәртте КФУ профессоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев